Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Төп тема

Баулыда торак йортларга капиталь ремонт башлана

Кичә идарәче компания һәм халыкка хезмәт күрсәтү оешмалары вәкилләре, Баулы шәһәренең Куйбышев урамындагы 10нчы санлы йортта яшәүчеләр катнашында җыелыш булды.

Әлеге йорт 2015нче елда Дәүләт капиталь төзекләндерү программасына кертелгән.

Йорт 1955нче елда төзелеп кулланылышка тапшырылган. 1970нче елда өлешчә генә төзекләндерү узган йорт, бүгенге көндә бик искергән (тузган). Капиталь төзекләндерүгә дәүләт тарафыннан барлыгы 2,7 миллион сум акча каралган. Бу суммага йортның түбәсе, фасад өлеше, канализация, салкын су, электр, җылылык челтәре яңартылырга тиеш.

Быел йортта капиталь төзекләндерү узгач, биредә яшәүчеләр йортның 60 еллык юбилеен зурлап билгеләп үтәргә җыеналар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев