Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Төп тема

Баулы татарлары төрек халыкларының фольклор фестивалендә катнашты

4 июль көнне Азнакай шәһәрендә төрек халыкларының «Чатыр тауда җыен» исемле халыкара фольклор фестивале узды.

Бу бәйрәмдә районыбыз артистлары - Баулы шәһәре Муса Җәлил исемендәге мәдәният йорты "Тальянка" халык гармунчылар ансамбле (җитәкчесе Зәйтүн Муллаянов), Кзыл-Яр авылы "Нәүрүз" халык фольклор ансамбле (җитәкчесе Сиринә Вәлиева) катнаштылар. Республикабыз башкаласының танылган "Сорнай" ансамбле һәм Кырым Республикасы Бахчисарай шәһәреннән фольклор ансамбле чыгышлары бәйрәмгә ямь өстәде.

Катнашучы һәрбер коллективка дипломнар һәм истәлекле бүләкләр тапшырылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев