Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Төп тема

Баулы тамашачылары «Ак чәчәкләр» фильмы актёрларына аягүрә алкышладылар

Баулыда күрсәтелгән «Ак чәчәкләр» фильмы премьрасы аншлаг белән узды. Хәттә урын җитмәүчеләр өчен урындыклар кертеп тезделәр.

Фильмга карата туган кызыксынуны сүрәтләүче тагын бер вакыйга - өстәмә сеанска билетлар сатыла башлады. Шуңа да, премьераны күрә алмаганнарны 6 ноябрь көнне Баулының Муса Җәлил исемендәге мәдәният йортында көтеп калалар.

Кичә сеанска килгәннәр исә төп рольләрне башкаручы Резеда Сәләхова һәм Динар Хөснетдинов белән аралаша алады.

Тамашачы дигәннән, араларында медицина хезмәткәрләре дә бар иде. Табиб онколог-хирург Сәвия Хәкимова сүзләренә караганда, нәкъ менә Габдрахман Әбсәләмовның «Ак чәчәкләр» китабы аңа һөнәрен сайларга этәргеч бирде.

Тамашачылар актёрларга кызыксындырган сораулары белән мөрәҗәгать итә алды. Мәсәслән, кайсы вакыт дәвамында төшерү эше башкарылды, чорга туры килгән интерьерлы хастәханәгә ничек тап булдылар, Акъяр авылында эш бардымы кебек сораулар яңгырады.

Актёрлар исә зур теләк белән җавап кайтарды һәм кайбер серләрне дә ачып бирде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев