Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Төп тема

Баулы сәхнәсендә сатлыкҗанны «атып үтерделәр»

Баулы татар халык театры тамашачыларга «Ана хөкеме» дип исемләнгән спектакль тәкъдим итте.

Труппага яңа артистлар килгән. Игезәкләрне уйнаган Энҗе Хәйруллина һәм Регина Фәритова «Баулынефть» идарәсе системасында хезмәт куя. Шулай ук төп рольне башкаручы да алмашынган - ана - Илбикә ролендә Фәридә Загирова уйный.

Режиссёр Миргалиян Фәхриев сүзләренә караганда, Хамат ролен уйнаучылар берничә тапкыр алмашынган. Хәзер сатлыкҗан Хамат булып Венер Хәйбрахманов уйный.

«Ана хөкеме» моннан биш ел элек куелган иде. Хәзерге постановкада исә яңа образ - Мөнәвәрә пәйда булды. Әлеге рольне Ләйлә Гафиятуллина башкара.

Ә 14 ноябрьдә исә Баулы татар халык театры труппасы калабызда узучы «Идел йорт» исемле фестиваль-бәйгедә катнашачак. Бирегә 140 халык театрларыннан бары 15 генә сайлап алганнар.

Тулырак итеп «Хезмәткә дан» газетасында укыгыз

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев