Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Төп тема

Баулы районындагы Уба авылы халкы, бурычлары күп булу сәбәпле, сусыз калырга мөмкин

Авыл җирлекләрендә халык җыеннары дәвам итә. Район җитәкчеләре, халыкка хезмәт күрсәтүче барлык оешмалар вәкилләре катнашындагы җыеннарның чираттагысы Кызылъяр авыл җирлеге Уба авылында. Авыл җирлеге территориясе, халык яшәеше, авыл жирлеге башкарма комитетының проблемаларын хәл итүдәге эшчәнлеге белән җирлек башлыгы Эльвира Сафина таныштырып үтте. Уба авылында - 179, Иске Чүте авылында -...

Авыл җирлекләрендә халык җыеннары дәвам итә. Район җитәкчеләре, халыкка хезмәт күрсәтүче барлык оешмалар вәкилләре катнашындагы җыеннарның чираттагысы Кызылъяр авыл җирлеге Уба авылында.

Авыл җирлеге территориясе, халык яшәеше, авыл жирлеге башкарма комитетының проблемаларын хәл итүдәге эшчәнлеге белән җирлек башлыгы Эльвира Сафина таныштырып үтте. Уба авылында - 179, Иске Чүте авылында - 65 хуҗалык бар. 2014нче елда бюджетның керем өлеше 5 миллион 937 мең , ә чыгым 6 миллион 217 мең сумны тәшкил иткән. Бюджеттан тыш халыктан 171600 сум үзара салым акчасы җыелган, шул суммага кергән һәрбер сумга дәүләт дүртәр сум өстәп биргәч, саллы гына сумма килеп чыккан. Ул акчалар электр хуҗалыгын тәртиптә тоту, юлларны төзекләндерү, кар чистарту кебек эшләргә тотылган.

- 2015нче елда да үзара салым күләме кеше башына 200 сум тәшкил итеп, җыелачак акчага урамнарны тәртипкә китерү, яктырту, су юлларын, колонкаларны көйләү, көнкүреш калдыкларын туплау урыннарын тәртипкә китерүгә тотылачак, - дип белдерде авыл җирлеге башлыгы.

Шулай ук зират рәшәткәләрен яңарту, тукталыш ясау, юл буенда Уба авылы дигән күрсәтмә такта урнаштыру кебек эшләр башкарылган.

Уба авылында узган елда "Чиста су" программасы буенча 8 километр су торбалары алыштырылган. Бу эш быел тәмамланыр, авыл халкы яңа су линиясеннән файдалана башлар дип көтелә. Узган елда җәй көннәрендә көнкүрештә куллануга 162 мең сумлык техник су тотылган, әлегә кадәр бу сумманың 99 мең сумы түләнмәгән.

- Халыкның кулланган су өчен түләмәве су бирүне бөтенләй туктатуга китерергә мөмкин , - дип белдерде Эльвира Сафина.

Җыелыш азагында халык үзләрен кызыксындырган сорауларын бирде. Автобус тукталышы, зиратларны тәртипкә китерү, медпункт һәм мәдәният йортын яңарту, язгы ташу кермәслек итеп дамба ясау, тыкрыкларны ачу, урамда хуҗасыз этләр йөрүе проблемалары күтәрелде.

Авыл җирлегендә килеп туган күп кенә мәсьәләләрне республика тарафыннан тәкъдим ителүче район җирлегендә эшләп килүче программалар аша хәл итеп булуын муниципаль район башлыгы урынбасары Миннефоат Хәсиятуллин ассызыклады.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев