Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Төп тема

Баулы районы Исергәп авылы киленбикәләре гаилә бәхете сере белән уртаклаштылар

Кичә Исергәп авылы мәдәният йортында Ана көненә багышлап «Киленбикә » дип исемләнгән кичә үткәрделәр.

Кичәдә сәхнә түрендә авылның ике уңган килене - Зинфира Йосыпова һәм Алия Шараева булды. Шактый еллар элек авылга килен булып төшеп, алар тормыш иптәшләре белән матур гаилә булып, бианайлары белән бергә дус-тату гомер кичергәннәр.

Кичәнең оештыручысы, алып баручысы район мәдәният йортының автоклуб мөдире Фәнүзә Айдаголова, кайда мәзәк, кайда табышмак әйтеп, киленбикәләргә мәхәббәтләре тарихы, бәхетле гаилә серләре турында сорауларын бирде. Авылның өлкән апалары Минзилә Хәбипова белән Әлфия Кашаповага килен бүләкләре тапшырылды.

Исергәп кешеләре бу кичәдә Баулы мәдәният йорты артистларының тулы бер концертын карады, чөнки бәйрәм буе берсеннән-берсе матур җырлар яңгырап торды.

Тулырак итеп «Хезмәткә дан» газетасында укыгыз

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев