Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Төп тема

Барысы да “үтә күренмәле” булырга тиеш

Халыкара коррупциягә каршы көрәш көне алдыннан "Хезмәткә дан" газетасы район башкарма комитеты җитәкчесе Светлана Самонина белән торак-коммуналь хуҗалык тармагында коррупциягә каршы тору турында әңгәмә үткәрде.

- Светлана Петровна, ТКХ өлкәсендә бу мәсьәләдә нинди чаралар күрелә?
- Соңгы ике елда ТКХ предприятиеләре мәгълүматлары ачылышы ике тапкыр артты. Йортта яшәүчеләр элек торак-коммуналь хезмәтләр өчен күпме акча түләргә тиешлекләрен генә беләләр иде, хәзер исә интернет ярдәмендә һәрбер кеше акчаның нәрсәгә сарыф ителүен тикшерә ала. Өстәвенә һәрбер йорт мәгълүматлары аерым бирелгән.
- Әлеге мәгълүмат-ны ничек эзләп табарга?
- Безнең районның http://bavly.tatarstan.ru рәсми сайтындагы "Информация о ЖКХ для населения" закладкасында "Информационный портал мониторинга жилищного фонда Республики Татарстан" сылтамасын табарга, аңа басып, ачылган тәрәзәдә үз идарәче компанияңне табарга кирәк. Мәсәлән, "Уютный дом" идарәче компаниясе. Аста "Дополнительная информация об управляющей компании" дип язылган. "Показать" төймәсенә басыгыз. "Перечень домов, находящихся в управлении" дигән сылтаманы табыгыз. 120нче сан астында Һади Такташ урамындагы гомуми мәйданы 2071 квадрат метр булган 18нче йорт урнашкан. Биредә "План работ на срок не менее 1 года по содержанию и ремонту общего имущества МКД и сведения о его выполнении", "План мер по снижению расходов на работы (услуги) по содержанию и ремонту общего имущества МКД", "Перечень обязательных и дополнительных работ и услуг по содержанию и ремонту общего имущества собственника помещений в многоквартирном доме" һәм башка мәгълүматларны табарга мөмкин. Мәсәлән, гомуми йорт милкен карау һәм ремонтлау өчен ел ярым вакыт эчендә 173 мең 223 сум 50 тиен, шул исәптән йорт яны территорияләрен төзекләндерүгә - 58383,8 сум, канализация ремонтлауга - 50121,9 сум, җылылык системасын ремонт-
лауга - 43237 сум, электр белән тәэмин итү системасын ремонтлауга 21480,8 сум акча сарыф ителгән.
Ә "Выполняемые работы" бүлегендә "Управление жилым домом", "Содержание и ремонт общего имущества МКД", "Коммунальные ресурсы" һәм "Прочие ресурсы" пунктлары бар. Монда без узган ел торак йортлар белән идарә иткән өчен җыелган акчаларның 12 мең сумы - үзкөйләүче оешмада катнашуга, 15,4 мең сумы - канцтоварларга, 89 мең сумы - административ биналарны (сак, биналарны ремонтлау, аренда түләве) тотуга, 15 мең сум - исәпләү үзәген тотуга, 35 мең сум - коммуналь хезмәтләргә, 4,8 мең сум - командировка чыгымнарына, 7,5 мең сум - банк хезмәтләренә, 1,2 миллион сум - хезмәт хакына, 319 мең сум - бюджеттан тыш фондларга иминият кертемнәренә, 45 мең сум - салымнарга һәм 2 мең сум ГСМга сарыф ителүен күрәбез. 2011 елда торак йортлар белән идарә итүгә гомуми чыгымнар 1 миллион 754 мең 672 сум тәшкил иткән. Кулланучыларга һәр квадрат метр торак 80 тиенгә төшкән.
"Содержание и ремонт общего имущества МКД" бүлегендә, мәсәлән, "Уборка придомовой территории" пунктын ачабыз һәм хезмәтләр бәясен (һәр квадрат метр өчен 1,2 сум), эш төрләрен күрәбез. Шунда ук хезмәт күрсәтүче предприятиеләр һәм эш бәяләрен исәпләү күрсәтелгән. Бер сүз белән әйткәндә, андагы барлык мәгълүматны газетаның бер генә санына сыйдырып булмый.
- Ә мәгълүматлар-ның дөреслегенә контроль ничек тормышка ашырыла?
- Хезмәт күрсәтүләр буенча чагыштыру актлары ай саен ТР төзелеш, архитектура һәм ТКХ министрлыгына керә. Мәгълүматлар базасы ТР Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгында да бар. Һәрбер аерма планнан тыш тикшерүләргә китерергә мөмкин.
- Идарәче компа-нияләр җитәкчеләре үзләренә чамадан тыш югары хезмәт хаклары билгели алалармы?
- Тармак килешүе бар, ул идарәче компанияләрдә хез-мәткә түләү тәртибен билгели. Хезмәт хакы үзбелдек белән түгел, ә шушы килешү нигезендә исәпләнелә.
- Акчалар чыгымнарның бер маддәсеннән икенчесенә күчерелә аламы?
- Юк, хезмәт күрсәтүчеләргә акча тулы күләмдә күчерелә.
- Димәк, махинацияләр өчен юллар ябык? Ә Идарәче компания һәм хезмәт күрсәтүче оешма, тиешле акчаны алып, эшне кимрәк күләмдә башкармасмы?
- Моның өчен контроль кирәк. Закончалык хәзер муниципалитетларга идарәче компанияләрнең эш-чәнлеген тикшерү мөмкинлеге бирә. Ләкин иң нәтиҗәле контроль - җәмәгатьчелек кулында. Шуңа күрә һәрбер йортта староста сайларга кирәк. Йорт өлкәне битараф булмаган һәм җаваплы кеше булырга тиеш. Без уртак көч белән ТКХ өлкәсендә закон бозуларны булдырмый кала алабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев