Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Төп тема

Балачак хыялы тормышка ашкан

12 майда, беренче шәфкать туташы Флоренс Найтингейлның туган көнендә, бөтендөнья шәфкать туташлары үзләренең һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үтәләр. Алар арасында югары категорияле шәфкать туташы-анестезист, Баулы район үзәк хастаханәсенең анестезиология һәм реанимация бүлеге өлкән шәфкать туташы Елена Алпутова да бар.

Төрле һөнәр ияләре белән аралашкан вакытта алардан нигә нәкъ менә бу һөнәрне сайлап алулары турында сораштырасы килә. Әлбәттә, бу хакта без Елена Даниловнадан да сорадык, һәм ул болай дип җавап бирде:

- Әлеге һөнәрне сайлап алуыма мин бик канәгать, ялгышмадым дип уйлыйм. Аңа мине безнең медпунктта эшләгән (Елена Даниловна Ваешур авылында туып-үскән) шәфкать туташы гашыйк итте. Миңа аның кешеләргә мөнәсәбәте, ул эшләгән урын атмосферасы, хәтта дару исләре ошады... Әлегәчә, балачагымны уйлаганда, В1 витамины исен тойган кебек булам (көлә). Покровский Урыстамак мәктәбен тәмамлаганнан соң, Бөгелмә медицина училищесына укырга кердем. Менә инде 25 елдан артык Баулыда эшлим. Шуның өч елын гына кардиология бүлегендә хезмәт иттем, калган бөтен гомерем анестезиология һәм реанимация бүлеге белән бәйләнгән.

Елена Даниловнаның бурычлары һәм җаваплылык даирәсе киң, чөнки реанимация бүлегенә аеруча авыр хәлдәге кешеләрне салалар. Табибка барлык карарларны яшен тизлегендә кабул итәргә туры килә, шәфкать туташлары исә аларны шул кадәрле үк тиз башкарырга тиешләр. Кече һәм урта медперсоналның бөтен эшенә, эчке тәртип кагыйдәләренең төгәл үтәлешенә биредә нәкъ менә әлеге ханым күзәтчелек итә, моннан тыш, документлар белән эшли, ихтыяҗ булганда табиб-провизор вазифаларын да уңышлы башкара. Бүлек мөдире Булат Әхмәтҗанов аны чын мәгънәсендә үзенең таянычы дип атый.

- Безнең хастаханәдә Елена Даниловнаны белгеч буларак та, кеше буларак та бик хөрмәт итәләр. Ул эшне төгәл үти торган, түзем һәм әдәпле белгеч. Мондый сыйфатлардан башка монда эшләү мөмкин түгел. Мин аны чын педагог һәм психолог дип саныйм, чөнки һәрбер җитәкчегә үз кул астында эшләүчеләрне күпмедер дәрәҗәдә тәрбияләргә туры килә, ә ул моны һичшиксез булдыра, - ди Булат Әбүбакирович.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев