Бавлы-информ

Бавлинский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Спецпроект "Бавлинский край богат талантами"

Баулы талантлар төбәге

Быел Баулы шәһәренең 25 еллык юбилей елы.

Быел Баулы шәһәренең 25 еллык юбилей елы. Шул уңайдан шәһәр барлыкка килүгә, төзелешенә үз өлешләрен керткән шәхесләр, якташларыбыз турында булган тапшыруларны дәвам итәбез. Шундый кешеләрнең берсе Яңа Шалты авылында туып- үскән сынчы, рәссам Рәсим Шәрифуллин. Баулының үзәк урамнарындагы сын һәм һәйкәлләрнең күбесен нәкъ менә ул ясавын әле күпләр белмидер дә.

Рәсим Шәрифуллинның иҗаты гаять күпкырлы. 2017 нче елда якташ язучы Фәнис Яруллинга һәйкәл кую тантанасын күпләр хәтерли. Әлеге һәйкәлне тулысы белән Рәсим Шәрифуллин эшләгән.

Баулы- нефть төбәге. Бу хакта Һади Такташ урамындагы юбилей һәйкәле дә сөйли. Ул Баулы нефтенең 50 еллыгына багышлап куелган.

Шәһәрнең Җиңү һәм Дан паркында да районның горурлыгы булган дүрт  Советлар Союзы героена багышланган һәйкәлләр каршы ала. Әлеге гаять катлаулы эштә дә Рәсим Шәрифуллинның өлешчә хезмәте кергән.

Мәңгелек ут һәйкәле дә шәһәрнең иң матур һәм тарихи урыннарының берсе. Биредә булган һәр кешедә соклану һәм горурлану хисләре туа. Һәйкәлне ясаган сынчы өчен әлеге объект аеруча кадерле. Рәсим Шәрифуллин сүзләренчә, аның ясаган утыздан артык һәйкәле тирә- як район һәм өлкәләрне дә бизи.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на телеграм-канал "Бавлы-информ"


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев