Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Фаҗига

Тәрбиячеләр көнендә Түбән Камада балалар бакчасы хезмәткәре фаҗигале төстә үлгән

27 сентябрьдә кичке якта Түбән Кама шәһәрендәге “20 микрорайон” тукталышында трамвай бер кешене таптаган.

Бу турыда НТР каналы хәбәр иткән. Телеканал хәбәрчеләре ачыклаганча, һәлак булган 42 яшьлек хатын 57нче номерлы балалар бакчасында эшләгән. Аның баласы ятим калган.

“20 микрорайон” тукталышында трамвай көтеп басып торган хатын фаҗига шаһиты булган. Аның сүзләренчә, бу хәл кичке бишләр тирәсендә булган. Трамвай тукталышка килгән, тик тукталмаган. Хәрәкәтен дәвам иткән трамвай юл аша чыгып бара торган хатынны таптаган. Хатын егылган, вагон астында калган. Трамвай аны тагын берничә метр сөйрәп алып барган. Имгәнгән хатын урында ук һәлак булган.

Урынга тиз арада коткаручылар килгән. Тик алар ярдәм итәргә өлгермәгән. «Ашыгыч ярдәм» табиблары кешенең үлемен раслаган. Фаҗигадән соң, трамвайлар йөрешен туктатып торганнар.

Әлеге трамвай белән “Горэлектротранспорт” оешмасында өч ел эшләгән ир-ат идарә иткән. Бу турыда телеканалга үз чыганаклары хәбәр иткән.

Фото: ntr-24.ru

Бу хакта тулырак: https://intertat.tatar/hewef_heter/tatarstanda-vagon-astynda-kalgan-khatynny-tramvay-bernich-metr-s-yr-p-alyp-bargan/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев