Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Фаҗига

Бөгелмәдә өч сабый ике көн әниләре мәете янында яшәгән

Бөгелмәдә 25 яшьлек Лилия Гадееваны фатирында үлгән килеш тапканнар. Ана янында өч баласы да булган. Алары исән. Иң кечкенә улына әле бер ай да юк. Ике яшьлек кызы целебраль параличлы. Олы улына 4 яшь. Ашамыйча, бер йотым сусыз ике көннән артык үлгән әниләре гәүдәсе янында яшәгән бу сабыйларның исән калулары...

Лилия Бөгелмә балалар йортында тәрбияләнгән. Әбисе исән булуына карамастан, бер-берсе белән күптән аралашмаганнар. Социаль челтәрдә дуслары күбесе үлемендә аның сөяркәсен гаепли. Бу ир-атны психик яктан тотрыксыз, кызны гел кыйнаган диючеләр дә бар.

Бөгелмәдә ата-анасыз авыр хәлдә калган балаларга ярдәм күрсәтү үзәге хезмәткәрләре Лилияне яхшы хәтерли.

- Акыллы, тәртипле дип әйтә алмыйм. Шулай да спорт ярышларында актив катнаша иде. Йөгерү буенча урыннар алганы бар. Тугызынчы сыйныфны тәмамлап аш-су белгечлегенә укырга керде. Училище тәмамлады, - дип сөйләде исемен күрсәтмәвебезне үтенеп, үзәк хезмәткәре.

Бөгелмә районының эчке эшләр бүлеге балигъ булмаган яшьләр эшләре буенча инспектор Елена Москвичова аңлатма бирде:

- Безгә хәбәр булгач, социаль яклау бүлеге, гадәттән тыш хәлләр идәрәсе белгечләре белән күрсәтелгән адрес буенча бардык. Хатын-кызның өч баласы мәет янында ике көннән артыграк яшәгәннәр. Бу җинаятьтә гаепләнүче кеше тоткарланды, вакыйга буенча тикшерү эше дәвам итә, - диде ул .

Хәзер сабыйлар Бөгелмә хастаханәсенә урнаштырылган. 4 яшьлек малай йогышлы авырулар бүлегендә, ике яшьлек авыру кыз белән яңа туган сабый балалар медицина учреждениесендә дәвалана.

- Мәрхәмәтле кешеләр ярдәм итә. Баштарак олы малай фаҗига хакында еш сөйли иде, психологлар, табиблар ярдәме белән стресстан акрынлап котыла, хәле канәгатьләнерлек, - диделәр Бөгелмә үзәк хастаханәсе хезмәткәрләре.

Бөгелмә социаль яклау бүлеге хезмәткәрләре әйтүенчә, Лилия Гадеева, күп балалы ана буларак, пособиеләрен дә рәсмиләштерергә өлгермәгән булган.

Чыганак: shahrikazan.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев