Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Фаҗига

Бөгелмәдә 3 нче каттан егылып төшкән сабый бүген хастаханәдә вафат булган

Фаҗига буенча Россия Тикшерү комитетының Татарстан буенча тикшерү органнары тарафыннан башлангыч тикшерү үткәрелә.

26 нчы апрель көнне Бөгелмә шәһәрендә 3 нче каттагы тәрәзәдән 2015 елгы малай егылып төшә. Баш миенең ябык җәрәхәте нәтиҗәсендә, бүген аның хастаханәдә гомере өзелгән. Әлеге фаҗига буенча Россия Тикшерү комитетының Татарстан буенча тикшерү органнары тарафыннан башлангыч тикшерү үткәрелә.

Якынча мәгълүматларга караганда, фаҗига көнне сабый фатирда 7 яшьлек абыйсы һәм туган абыйсы белән булган. Аларның берсе кухняда булган, икенчесе дәрес хәзерләп утырган. Эштән кайткан әтисе бүлмәдә ачык тәрәзәгә һәм нәни улының җирдә ятуына тап була.

Фаҗиганең барлык нечкәлекләрен ачыклауга юнәлдерелгән чаралар үткәрелә, дип хәбәр итә Россия Тикшерү комитетының Татарстан буенча идарәсе җитәкчесенең өлкән ярдәмчесе.

Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәте җитәкчесе Айгөл Сәлимҗанова да әлеге хәбәрне раслады. Ул баланың исән калу мөмкин булмаган дәрәҗәдә имгәнгәнен шәрехләп үтте.

Татр-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев