29 декабрь 2011 яңалыклары
-
Яңа ел очраштырган
Кешеләр әлеге бәйрәмнән ниндидер могҗизалы хәлләр көтәләр. Бәлки, бу балачак хыяллары гынадыр, ләкин шулай да могҗизалар нәкъ менә яңа елга каршы төндә була, барлык теләкләр дә тормышка аша кебек. Минем геройларымны язмыш нәкъ менә Яңа ел төнендә очраштырган.
-
Күңелләр кавышкан, йөрәкләр табышкан
Иңне-иңгә куеп, бер-берсен ярты сүздән аңлап, бер тән, бер җан булып 60 ел гомер кичергән парларны күрү күңелдә соклану хисе уята. Яңа ел алдыннан ЗАГС бүлегендә әнә шундый парларны хөрмәтләү кичәсе булды. Чит төбәкләрдә туып-үскән, бүгенгесе көнне Баулы районында яшәгән Матвеевлар һәм Галиәкбәровлар гаиләләре бриллиант туйларын теркәделәр.
-
Һавада бәйрәм исе
Вокзал яны мәйданында традицион яңа ел алды авыл хуҗалыгы ярминкәсе узды.
-
Шатлык бүләк итәр чак
Яңа ел - могҗизалар һәм бүләкләр чоры. Бу бәйрәмгә балалардан да ныграк сөенүчеләр юктыр. Капчыгына тәм-томнар тутырган юмарт Кыш бабай, бәйрәм чыршысы, аның тирәсендә җыр-биюләр, матур костюмнар һәм күлмәкләр - болар барысы да "Семья" социаль приютындагы бәйрәм иртәсе бизәкләре булдылар.
-
Яңалыклар
Яшь белгечләр өчен Авыл хуҗалыгында эшләүче яшь белгечләргә 2012 елдан дәүләт ярдәме күрсәтелә башлаячак. Аграр вузларны тәмамлап, авыл хуҗалыгы предприятиеләренә эшкә керүчеләргә 100 мең, ә техникумны төгәлләүчеләргә 50 мең сум күләмендә ярдәм күрсәтеләчәк. Моннан тыш, 3 ел дәвамында яшь белгечләрнең хезмәт хакына 5 мең сум өстәп түләнәчәк. Авыл клублары торгызыла...