22 август 2024 яңалыклары
-
Баулы районында малларның сәламәтлеген кайгырталар
Баулы районында шәхси секторда көзге чордагы ветеринар чаралар дәвам итә. Дәүләт ветеринария берләшмәсе хезмәткәрләре авыл хуҗалыгы малларын асраучыларның өйләренә барып аеруча куркыныч авыруларга каршы вакцинация үткәрәләр һәм савым сыерларын лейкозга тикшерү өчен кан алалар.
-
Үз бәяңне ничек күтәреп, теләкләрне чын итәргә?
Үз көченә, үз матурлыгына һәм үзенең талантына ышанган хатыннан уңай энергия агыла. Барыбызның да әнә шундый үз бәясен яхшы белгән, үзенә ышанган хатын-кыз буласы килә дә бит... Тик ничек итеп ирешергә соң моңа?
-
Үпкә яман шеше. Сораулар һәм җаваплар
«Үпкә ямаш шешы» диагнозы кешенең тормышын астын өскә әйләндерергә мөмкин. Бу сынауны ничек җиңәргә, заманча медицина нинди ярдәм чаралары тәкъдим итә һәм дәваланудан соң ничек тулы канлы тормыш белән яшәргә? Бу хакта «ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының профессор М.З.Сигал исемендәге Республика онкология диспансеры» ДАССУ 1нче торакаль бүлеге мөдире Артур Гыйльметдинов сөйләде.
-
Баулыларны бәйрәмгә чакырабыз
24 августта Шәһәр көне һәм Нефтьчеләр көне уңаеннан, Баулының үзәк стадионында зур бәйрәм үтәчәк. Чара 16.00 сәгатьтә башлана.
-
Баулы мәктәпләренә яшь белгечләр кайтты
Быелгы яңа уку елында Баулының мәгариф учреждениеләренә дүрт яшь белгеч эшкә кайтты.
-
Битне... бәрәңге матурлый
Хатын-кызның гел үзенә вакыты җитми бит аның. Үзен карарга, үзенең матурлыгы турында уйларга. Кайчак хәтта битеңә 20 минутка маска куеп, азрак ял итеп тору өчен вакыт чыгару да проблемага әйләнә. Ә матур буласы килә!
-
Хатын-кыз энергиясе
Хатын-кыз энергияне бөтен нәрсәдән ала ала: табигатьтән, җирдән, судан, балалардан... Ә ир-ат аны бары тик хатын-кыздан гына ала. Хатынымы, әнисе, кызымы – мөһим түгел, иң мөһиме: аның янында яшәү көче биреп торырдай хатын-кыз булырга тиеш.