Баулы районы Исергәп авылы имам-хатыйбы сагыз кайнату сере белән бүлешә
Татар халкы бик борынгыдан аш-су әзерләргә оста булган, алар арасында, тормыш рәвешенә бәйле булу сәбәпле, онытылганнары да бар. Әмма ул ризыкларның күпчелеген әле өлкән буын хәтерли һәм яшь буынга да өйрәтергә тырыша. Шундыйларның берсе – мичтә әзерләнелүче сагыз. #ТәмлеБаулы махсус проектның алтынчы чыгарылышында Исергәп авылы имам-хатыйбы Камил ага Шәмсуаров сагыз кайнатып күрсәтте.