Россия Социаль фондының Татарстан бүлеге проактив режимда инвалидлык буенча 5 мең пенсия билгеләде
Ел башыннан Россия Социаль фондының Татарстан Республикасы бүлеге төбәктә яшәүче 5000 кешегә инвалидлык буенча иминият һәм социаль пенсияләр билгеләде. Түләүләр проактив форматта рәсмиләштерелгән: гражданнарга гариза бирергә һәм раслаучы документларны тапшырырга кирәк булмаган.