Борынгы уеннар онытылмый: “Чәбәй” яки “Гузна”лы...
Күптән түгел генә койка ясадым. Аны әзерләгән вакытта сөякле итне яки зур малның аяк итен сөякләреннән аралыйсы. Менә шул аяк сөякләрен аралаган вакытта, кинәт кенә, әтием сөйләгәннәр искә төште. Моннан берничә дистә ел элек, мондый сөякләр балалар һәм яшүсмерләрнең яратып уйнаган уенчыгы булган бит.