Ярыктагы бер сум яки акча әйләнеше турында уйланулар
Танышлары килеп кергәндә Хуҗа Насретдинның идән ярыгына йөз сум акча салырга җыенган чагы булган имеш. “Нигә алай эшлисең?” – дигән сорауга Хуҗа: “Менә ярыкка бер сумым төшкән иде, шуны алыр өчен салам”, – дигән ди. Дөньяда яшәү серен чишә белүче мәзәкчән Хуҗаның һәр әйткән сүзен төрлечә аңларга була. Идән ярыгына төшкән акча – ул җир кешесенең, хезмәт кешесенең өметләнеп үстергәне-булдырганы, ә ярыкка сала торган йөз сум – түккән көче кебек тоела үземә. Күп вакыт шул бер сумны тартып чыгарыр өчен җан фәрманга тырышабыз бит.