Бүген Баулыда концертлы хоккей була
Бүген, 16 мартта, сәгать 10да Баулының “Девон” боз сараенда хоккей буенча “Вымпел” икенче хәйрия турнирының ярым финалы үткәреләчәк. Анда Баулы, Ютазы һәм Бөгелмә (Карабаш бистәсе) районнарыннан һәвәскәр хоккейчылар катнашачак.