Мультиваркасы булганнарга – 7 лайфхак
Соңгы вакытта күп хуҗабикәләр кухняда мультиварка булмавын күз алдына да китерә алмый. Җайлы бит: шушы кечкенә генә корпус эченә ярты кухняң сыя да бетә – әллә никадәр савыт-сабаны һәм техниканы алыштыра ул. Онытсаң да, аңарда пешә торган ризык көйми, юарга да авыр түгел.