Россиядә ОСАГОның яңа тарифлары эшли башлады
9 гыйнвардан ОСАГОда тариф коридорын өскә һәм аска таба 20 процентка киңәйтү турында Россия Үзәк банкы күрсәтмәсе үз көченә керә. Физик затларның җиңел автомобильләре өчен база тариф ставкалары диапазоны бүгеннән башлап элек гамәлдә булган 3432-4118 коридоры урынына 2747-4942 сумны тәшкил итә. Бу хакта ТАСС хәбәр итә.