Баулыда авыл хезмәтчәннәре концерт карады
Муса Җәлил исемендәге мәдәният йорты каршында эшләп килүче агитбригада ел саен авыл хезмәтчәннәре, игенчеләр өчен концертлар куя. Быел да искәрмә түгел. Фәнүзә Айдагулова җитәкчелегендә район үзешчәннәре коллективы Кызылъяр авылының ындыр табагында концерт оештырдылар.