Баулы кѳрәшчеләре Тольяттига бармый
Казанның «Ак Барс» көрәш сараенда татар көрәше буенча республика чемпионаты узды. 378 көрәшче 10 авырлык үлчәвендә чемпионны, 42 команда - иң көчле районны ачыклау өчен ике көн дәвамында келәмдә ут уйнатты. Җиңүчеләр декабрьдә Россия чемпионатына Тольятти шәhәренә барачак.