15 гыйнвар 2019 яңалыклары
-
16 гыйнварга һава торышы
16 гыйнварда Татарстанда болытлы һава торышы булачак.
-
Баулы районында “Йолалар - буыннар җебе” фольклор фестивале ачылды
Районда “Йолалар – буыннар җебе” дип исемләнгән фольклор коллективлары фестивале старт алды. Аның беренчесе Яңа Чүте авылы мәдәният йортында үтте. Чарада Хәнсевәр, Шалты, Яңа Чүте авыллары үзешчәннәре осталыкларын күрсәтте.
-
Баулы егете Төркиядә уңышка ирешкән
“Динамо-Татарстан” командасы Төркиядә карда волейбол буенча Европа ярышларында ир-атлар һәм хатын-кызлар командалары арасында икенче урын алган. Ир-атлар командалары составында баулылы Адель Каюмов та чыгыш ясый.
-
Татарстанда "Имин һәм сыйфатлы юллар" федераль проекты буенча 324 чакрым юл ремонтланган
2017 елдан Казан һәм Чаллы шәһәр агломерацияләрендә федераль проектны тормышка ашыру өчен 6 миллиард сумнан күбрәк акча юнәлдерелгән.
-
Татарстан прокуратурасы Чаллыда укучыны мәктәп ашханәсенә кертмәү очрагын тикшерә
Күзәтчелек ведомствосында әйтелгәнчә, җитәрлек сәбәпләр булганда, прокурор реакциясе чаралары күреләчәк.