13 ноябрь 2018 яңалыклары
-
Язучылар берлеге рәисе “Казан” аэропортына Тукай исеме бирелергә тиеш дип саный
“Татар яши торган җирнең аэропортына бөтен милләтләр хөрмәт иткән Тукай исемен кушарга тиешбез”, - диде Данил Салихов.
-
Баулыда начар күрүчеләр дә китап укый
Бүген, 13 ноябрьдә, Халыкара сукырлар көне билгеләп үтелә. Начар күрүчеләр белән актив эшне Баулы районында үзәк китапханә алып бара. Биредә инде 19 ел буе “Надежда” клубы эшли. Ул аралашуга һәм күңелле ял итүгә мохтаҗ, уртак проблемалары булган кешеләрне берләштерә.
-
14 ноябрьгә һава торышы
14 ноябрьдә Татарстанда алмашынучан болытлы һава фаразлана.
-
Хатыннар ник атка һәм сыерга әйләнә?
Билгеле, хатын-кызларның барысына да кагылмыйдыр бу. Акыллы һәм хәйләкәр хатын-кызлар ире булдырганга канәгать булып, аны тагын да зуррак үрләр яуларга канатландырып, үзе дә назлы һәм сөекле хатын булып яши белә. Ә акылы җитеп бетмәгәне, үзем дә булдырам, дип, алдан барып тотынганы тора-бара атка һәм сыерга әверелә. Туры мәгънәсендә түгел, билгеле, беребезгә дә мөгез дә үсеп чыкмый, ат булып та кешни башламый.
-
2018 елда Татарстанда 88 чакрым автомобиль юлы төзелгән һәм реконструкцияләнгән
Республикада 331 чакрым төбәк әһәмиятендәге автомобиль юлына ремонт ясалган.
-
Татарстанда WorldSkills Russia төбәк чемпионаты старт ала
Ярышлар «Казан Экспо» Халыкара күргәзмәләр үзәге, Казан төзелеш көллияте, Казан педагогика көллияте, Казан ярминкәсе һ.б. мәйданчыкларда узачак.
-
“Шәһри Казан”: «Телефоннар шалтырыйлар» бәйгесендә катнашып, бик шәп бүләк от!
«Шәһри Казан» газетасы, «Таттелеком» гаммәви акционерлык җәмгыяте белән берлектә, яңа бәйге игълан итә. Җиңүчегә «Таттелеком» компаниясенең «Летай» кәрәзле элемтә челтәреннән БЕР ЕЛГА БУШЛАЙ КӘРӘЗЛЕ ЭЛЕМТӘ ХЕЗМӘТЕ бүләк ителә!
-
Баулылар, “Әнием-кадерлем” бәйгесендә катнашыгыз
“Баулы-информ” мультимедия редакциясе Әниләр көне уңаеннан “Цветочный рай” кибете белән берлектә оештырган “Әнием-кадерлем” бәйгесенә фотосурәтләр кабул ителә.
-
Баулылар халыкара бәйгедә лауреат исеменә лаек булган
Баулы балалар сәнгать мәктәбе укучылары һәм укытучылары, Мәскәүдә “Роза ветров” халыкара бәйгесендә катнашып, җиңү белән әйләнеп кайткан.