6 март 2025 яңалыклары
-
Новозареченск авылында бәйрәм концерты узды
Март аена аяк басуга, язгы бәйрәм концертлары старт ала. Автоклуб мөдире Фәнүзә Айдагулова җитәкчелегендә Новозареченск авылы мәдәният йортында да “Назлы моңнар көйли язгы җилләр” дип исемләнгән матур концерт оештырылды.
-
Баулы районында ифтар ашлары уза
Кызылъяр авылы “Җәмигъ” мәчетендә быел беренче ифтар мәҗлесе үткәрелде. Анда махсус хәрби операциядә катнашучы сугышчыларның туганнары, ялга кайткан хәрбиләр, Чечня һәм Әфган сугышы ветераннары һәм мәчеткә йөрүчеләр катнашты.
-
Эдуард Вафин: «Татарстан Республикасы буенча Россия Социаль фонды бүлеге аналарга балаларын шатландыру өчен күбрәк вакыт һәм мөмкинлекләр бирү өчен барысын да эшли»
5 мартта Татарстан Республикасы буенча Россия Социаль фонды бүлеге җитәкчесе Эдуард Вафин «ТатарИнформ» Мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә балалы гаиләләргә ярдәм итү чаралары турында доклад белән чыгыш ясады.
-
Россия Социаль фондының Татарстан Республикасы бүлеге төбәк халкын сак булырга һәм мошенниклар хәйләләренә эләкмәскә өнди!
Татарстан Республикасы буенча Социаль фонд бүлеге хәбәр иткәнчә, төбәктә яшәүчеләргә фонд хезмәткәрләре исеменнән шалтырату һәм ялган юл белән шәхси мәгълүматлар әйттерү очраклары ешайган.
-
Баулыда эшмәкәрләр өчен “ачык ишекләр” көне уздырыла
Татарстан Республикасы Бөгелмә, Азнакай, Баулы, Ютазы районнары Роспотребнадзор Идарәсе территориаль бүлегендә, Баулы шәһәре, Пионер урамы, 19 йорт адресы буенча, үз эшчәнлеге турында мәгълүматларның ачыклыгын арттыру максатыннан, 2025 елның 13 мартында, 13:00 сәгатьтән 16:00 сәгатькә кадәр, эшмәкәрләр өчен Бердәм «ачык ишекләр» көне узачак.
-
7 мартка сынамышлар
Иртәгә кызларга авыр сүз әйтүдән сак булыгыз.