5 март 2021 яңалыклары
-
Баулылар «Ел хатын-кызы. Ел ир-аты: хатын-кыз карашы" бәйгесендә катнаштылар
Баулы муниципаль районы делегациясе Казан шәһәрендә “Ел хатын-кызы. Ел ир-аты: хатын-кыз карашы» республика бәйгесенә йомгак ясау чараларында катнашты.
-
Баулының "Здравушка" клубы әгъзаларын җыр-биюләр белән котладылар
Шәһәрнең 1нче китапханәсендә Халыкара хатын-кызлар көненә багышланган әдәби-музыкаль кичә узды. Анда "Здравушка" клубына йөрүчеләр катнашты.
-
Баулы гүзәлләре матурлык бәйгесендә катнашты
Баулы шәһәренең Муса Җәлил исемендәге мәдәният йортында матурлык бәйгесе үтте. Анда Баулы районы сукырлар җәмгыяте һәм инвалидлар җәмгыяте әгъзалары катнашты.
-
Казанда Фәнис Яруллин яшәгән йортка мемориаль такта куячаклар
Казанда якташыбыз, Татарстанның халык шагыйре Фәнис Яруллин истәлегенә мемориаль такта куелачак. Бу хакта “Баулы-информ” редакциясенә Баулы районы башлыгы урынбасары Ринат Хәмидуллин хәбәр итте.
-
Рөстәм Миңнеханов Казан Кремлендә күпбалалы аналарга «Ана даны» медален тапшырды
«Безнең республика нык, тату, күпмилләтле гаиләләр белән дан тота», — диде Президент.
-
"РАЛЛИ Бавлы" яңадан безнең шәһәрдә
Интерактив уенда катнашу өчен гаризалар кабул итү башланды.
-
Баулылар республика ярышларында призлы урыннар яуладылар
Бөгелмәдә күрү буенча инвалидлар арасында чаңгыда йөрү буенча республика ярышлары узды. Анда Баулы җирле оешмасы да актив катнашты.
-
Татарстанда тагын 51 кеше коронавирус йоктырган
Республикада узган тәүлектә 95 кеше әлеге авырудан терелгән.
-
Белгечләр укучыларга имтиханнар һәм контроль эшләр чорында күбрәк йокларга киңәш итте
1-4 сыйныфта бала якынча 10-10,5 сәгать йокларга тиеш, 5-7 сыйныфта — 10,5 сәгать, 6-9 сыйныфта — 9,5 сәгать, 10-11 сыйныфта — 8-9 сәгать.
-
Татарстанда мәктәп ашаханәләрен прокуратура тикшерүе нәтиҗәләре билгеле
Күзәтчелек ведомствосы 300 гариза керткән, аларның күбесендә берничәшәр тәртип бозу очрагы бар.
-
Владимир Путин хатын-кызларны якынлашып килүче 8 Март бәйрәме белән котлады
Котлау сүзләрен Путин «Без бергә» бөтенроссия үзара ярдәмләшү акциясендә катнашучылар белән очрашуда әйтте.
-
Татарстанда яшәүче хатын нәни улын үтергән һәм үз-үзенә кул салган
Ишегалдындагы мәетләрне гаилә башлыгы табып алган.
-
Мәктәптә чыгарылыш сыйныфлар өчен имтиханнар расписание билгеле
Бердәм дәүләт имтиханы һәм төп дәүләт имтиханы көннәре проектын Мәгариф министрлыгы һәм Мәгариф һәм фән өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт тәкъдим итте.