“Бабай утары” Баулы әби-апаларын таң калдырган
“Ак калфак” татар хатын-кызлары иҗтимагый оешмасының Баулы бүлекчәсе күрше Башкортстанның Туймазы районы Төмәнәк авылына мәдәни сәяхәт кылды. Ул үзенчәлекле һәм кунакчыл авылда аларны ничек каршы алулары хакында “Хезмәткә дан” газетасына оешманың җитәкчесе Румия Шәфикова сөйләп узды.