1 апрель 2024 яңалыклары
-
Татарстан мәчетләрендә Ураза гаетен уздыру тәртибе билгеле
10 апрель көнне мөселман дөньясы Ураза гаетен билгеләп үтәчәк. Әлеге мөбарәк бәйрәм Татарстан Республикасының шәһәр мәчетләрендә 6.30 сәгатьтә Коръән аятьләрен укып башланачак һәм 7.00 сәгатьтә гает вәгазьләре белән дәвам итәчәк. Гает намазы 7.30 сәгатьтә укылачак.
-
Баулылар Дөньякүләм проектка кушыла ала
2024 елның 1 апреленнән XXVII Дөньякүләм “Әдәби марафон” проекты башланды.
-
Исергәп балалар бакчасында көлке көнен билгеләп үттеләр
Исергәп авылы мәдәният йорты хезмәткәрләре балалар бакчасында 1 апрель – Көлке көненә багышланган уен программасы оештырдылар. “Уйныйбыз да, көләбез” дигән чара һәр бала күңеленә хуш килде.