Бавлы-информ

Бавлинский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
БАВЛИНСКОЕ ТЕЛЕВИДЕНИЕ

"Хәбәрләр". Эфир от 23.04.2020

Баулы телевидениесенең яңа чыгарылышында: "Хәбәрләр" тапшыруы.

Төп темалар:

- Баулы районы башлыгы Рамил Гатиятуллин район хезмәтләре һәм предприятиеләре җитәкчеләре катнашында дистанцион рәвештә аппарат киңәшмәсе уздырды. Бүгенге көндә дәресләр һәм лекцияләр генә түгел, киңәшмәләр дә видеоконференция режимында уза. Район башлыгы Рамил Гатиятуллин хәзер оператив киңәшмәләрне zoom (Зум) платформасында үткәрә. Төрле хезмәтләр җитәкчеләре, эш кабинетларыннан чыкмый гына, райондагы оператив хәл турында район башлыгына хисап тота. Утырышлар залы буш диярлек, катнашучыларның йөзләре мониторда күренә. Башка яктан киңәшмә гадәти режимда үтә;

- Үзизоляция режимы мөселманнарга ураза тотуда кыенлык тудырмый, киресенчә гаилә әгъзаларын бер-берсенә якын итә. Татарстан мөселманнары диния нәзарәте карары нигезендә, Рамазан аенда мәчетләрдә укыла торган төнге тәравих намазы быел, коронавирус таралу куркынычы сәбәпле, укылмаячак. Мөселман кешесе аны үз өендә башкарырга тиеш. Рамазан ае, башкарылачак гамәлләр буенча Баулының имам-мөхтәсибе Әнвәр хәзрәт Хәмитов ачыклык кертте;

- Әлеге вакытта урамга чыгуда чикләүләр кертелү сәбәпле, шәһәрнең кайбер оешмалары эшчәнлеген үзгәртте. Миграция хезмәте дә аерым эш режимына күчте;

- Көннәр җылытуга шәһәр урамнарында өмәләр, җыештыру эшләре башлана. Шәһәрне төзекләндерү һәм яшелләндерү идарәсе хезмәткәрләре үзәк урамнардагы чәчәк клумбаларын, бордюрларны чистартып, агарту эшенә керештеләр;

- Һәр елның яз айларында талпаннардан зыян күрүчеләр бар. Талпаннар кешеләр өчен дә, хайваннар сәламәтлегенә дә куркыныч тудыра;

- 1986 елның 26 апрелендә, Чернобыль АЭСының 4нче блогындагы шартлау илебез тарихында кара чынбарлык булып язылды. Ул шул төбәктә яшәүчеләрнең генә түгел, бик күпләрнең яшәү рәвешләрен, язмышларын да үзгәртте. Андыйлар рәтендә Баулылар да бар. Алдагы сюжетыбыз герое Баулыда гомер итүче Альберт Миргалимов;

- Коронавирус таралу куркынычы янау сәбәпле игълан ителгән үзизоляция режимы дәвам итә. Тик үзизоляция – тулысынча үз-үзеңә бикләнү дигән сүз түгел. Баулы җырчылары бу вакытта да тамашачылары белән инстаграмда туры эфир аша аралаша, төшенкелеккә бирелми, мәдәнияткә тугъры калып халык күңелен күтәрү өстендә зур эш алып баралар;

- Шәхси хуҗалыкларда мал асраучылар кышлату чорыннан соң язгы көтүләрне түземсезлек белән көтеп ала. Ләкин малларны җәйләүләргә чыгару алдыннан нинди эшләр башкарырга кирәк соң? Бу турыда Баулы районы дәүләт ветеринария берләшмәсе начальнигы Илшат Гаязов аңлатып китте;

- Татар Кандызы укучылары мәктәп яны теплицасында инде унбиш елдан артык үзләре кыяр һәм яшел тәмләткечләр үстерәләр. Укучыларның февраль аенда утырткан кыярлары мул уңыш бирә башлаган.

- 26 апрель - татар дөньясы өчен истәлекле дата, бөек шагыйребез Габдулла Тукайның туган көне, туган тел көне. Үз телен, динен, милләтен ихтирам иткән, татарлыгы белән горурланган һәркем әлеге датаны яхшы белә.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на телеграм-канал "Бавлы-информ"


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: #Славатруду #Бавлыинформ