"Хәбәрләр". Эфир от 13.02.2020
Баулы телевиденисенең яңа чыгарылышында: "Хәбәрләр", "Музыкаль бүләк" тапшырулары.
Бүгенге темалар:
- Баулы районында республика баланс комиссиясе булды. Алар районның икмәк заводы, он тарту предприятиесе, Александровкадагы спирт заводы, сөт заводы кебек әйдәүче предприятиеләрендә булдылар. Шулай ук берничә кече һәм урта бизнес оешмаларын карадылар;
- Өлкән буын кешеләре өчен күркәм юбилейларын зур гаиләләре, туганнары арасында каршылау зур бәхет. Бу бәхет баулылы Рәхимә апа Сәмигуллинага да насыйп булды;
- Күренекле шагыйрь, драматург, якташыбыз Фәнис Яруллин исемен йөрткән Кызылъяр мәктәбендә “Яруллин укулары”шигырь бәйгесе узды. Бөтендөнья татар конгрессы җирле бүлекчәсе мәдәният һәм мәгариф бүлекләре белән берлектә беренче тапкыр оештырган чара бик матур үтте. Шигъри бәйгедә барлыгы кырыктан артык мәктәп укучысы катнашты;
- Исергәп авыл китапханәсендә “Чәчәкләр моңы” дип исемләнгән хәтер кичәсе үтте. Чара якташыбыз Фәнис Яруллин иҗатына багышланды;
- 2012 елдан башлап даими рәвештә 14 февральдә Халыкара китап бүләк итү көне итеп игълан ителде. Әлеге көн бер-берсенә китап бүләк итүчеләрне, яшь буында укуга мәхәббәт тәрбияләүчеләрне берләштерә;
- Конкурс-фестиваль “Кече Ватан мәдәнияте” федераль проекты кысаларында Баулы районы мәдәният бүлеге һәм “Бердәм Россия” партиясенең җирле бүлекчәсенең уртак проекты буларак, шәһәребез эшмәкәрләренең иганәчелек ярдәме белән оештырылган;
- Баулыда “Чаңгы юлы – 2020” Бөтенроссия акциясендә 900гә якын кеше катнашты. Ярышта катнашучыларның иң яшенә сигез яшь иде, ә иң өлкәненә – Рәшид Рәфыйковка бер елдан соң 80 яшь иде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подписывайтесь на телеграм-канал "Бавлы-информ"
Нет комментариев