Бавлы-информ

Бавлинский район

16+
Рус Тат
БАВЛИНСКОЕ ТЕЛЕВИДЕНИЕ

"Хәбәрләр". Эфир от 06.02.2020

Баулы телевидениесенең яңа чыгарылышында "Хәбәрләр" һәм "Это актуально" тапшырулары.

Төп темалар:

- Баулы көрәшчеләре, тренерлар, көрәшче малайларның ата-аналары район Советының утырышлар залында җыелып, проблемаларны уртага салып сөйләштеләр, 2020 елга өстенлекле юнәлешләрне билгеләделәр. Җыелышта якташыбыз, танылган көрәшче Вил Усманов та катнашты.

- Балалары, оныклары, оныкчыклары һәм чәчәкләр белән тулы йорт – Баулыда яшәүче Гамбәрия Хаҗиева үзенең 90 яшьлек юбилеен әнә шулай каршы алды.

- Кызылъяр авылында гомер итүче тыл һәм Хезмәт ветераны Тәгъзим Миннегәрәев үзенең 90 яшен билгеләп үтте. Аны якыннары тәбрик иттеләр.

- Сәламәтлектән дә зур байлык юк. Спорт белән шөгыльләнү кешегә ничә яшьтә булса да комачауламый, ә киренсенчә файда гына китерә. Алдагы видеоязмабыз герое да сәламәт яшәү рәвешен сайлаган.

- ТАССР төзелүнең 100 еллыгына багышланган сайтта 100.tatarstan.ru республиканың күренекле эшлеклеләре,шәхесләре өчен тавыш бирү бара. Үз якташың өчен тавыш бир!

- Баулының үзәк китапханәсендә «Россия офицерлары» Гомумроссия иҗтимагый берләшмәсенең җирле оешмасы әгъзаларының яшь армиячеләр белән түгәрәк өстәл – очрашуы узды.

- Тиздән, 9 февраль көнне якташыбыз язучы, шагыйрь, прозаик һәм драматург Фәнис Яруллинның туган көне. Шул уңайдан, районның уку-укыту учреждениеләрендә, балалар бакчаларында әдипнең тормыш һәм иҗат юлына багышланган әдәби кичәләр үтә. Шундый чараларның берсе аның туган авылы Кызылъярдагы музей- йортында да булды. Анда балалар бакчасыннан нәниләр һәм кечкенә сыйныф укучылары килде.

- Муса Җәлил исемендәге мәдәният йортының концерт залында «Феерия» дусларын җыя» дип исемләнгән икенче ачык хореография сәнгате фестивале узды. Баулының 450 гә якын яшь биючесе районның төп сәхнәсендә үз талантларын күрсәтте.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Подписывайтесь на телеграм-канал "Бавлы-информ"


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев