Бавлы-информ

Бавлинский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
БАВЛИНСКОЕ ТЕЛЕВИДЕНИЕ

"Хәбәрләр" - 7 апрель 2022 ел

Баулы телевидениесенең яңа чыгарылышында: "Хәбәрләр" тапшыруы.

Төп темалар белән таныштырабыз: 

1. Баулы районында су басу куркынычы җиде торак пунктка яный. Шулар арасында Кызылъяр авылы җирлегенә керүче Уба авылы да бар. Авыл халкы, бигрәк тә озак еллар авыл җирлегендә яшәгән өлкәннәр, быел су ташу булмас дип өметләнә.

2. Баулының Набережная урамында узган елны “Водоканал” оешмасы тарафыннан суүткәргеч торбалар алыштыру эшләре башкарылды. Биредә тирән траншеялар казылып эшчеләр яңа торбаүткәргеч сузу белән мәшгуль булды. Җирләр туңдыргач урамнан машина белән үтеп булган, хәзер җирләр эри башлагач урамга керерлек түгел, суүткәргеч сузылган кайбер урында җирләр убылган.

3. Татарстан Республикасында, шул исәптән безнең районда да яңа коронавирус йоктыру очраклары әледән – әле ачыкланып тора. Бүгенге көндә нинди хәл күзәтелгәне алдагы минутларда.

4. Баулыда яшәүче хезмәт ветераны Мәшкүрә Миңнуллинага 90 яшь тулды. Аны юбилее белән район җитәкчеләре һәм якыннары тәбрик иттеләр.

5. Бу көннәрдә Баулыда яшәүче тагын бер хезмәт ветераны, Бөек Ватан сугышы ветераны толы Рәмүзә Фазлый кызы Сәмыйкова да 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте.

6. Икенче мәктәпнең бишенче сыйныф укучылары рус теле һәм әдәбияты укытучысы Ләйлә Калугина җитәкчелегендә Украинадагы махсус операцияләрдә катнашып, үзләренең хәрби бурычларын үтәүче Россия хәрбиләренә хатлар яздылар. Балалар утызга якын хат җибәрергә җыена.

7.Көннәр язга авышу белән шәхси йортларда яшәүчеләр бакча мәшәкатьләренә чума. Бигрәк тә бәрәңге орлыгы сайлау, утырту, эшкәртү, уңышны корткычлардан саклау зур көч, тәҗрибә һәм белем таләп итә. Бәрәңге уңышын ничек яхшыртырга, бу хакта авыл хуҗалыгы һәм азык- төлек идарәсендә эшләгән, бүгенге көндә “Россельхозүзәк”нең Баулы филиалы җитәкчесе Наил Галиуллин үз киңәшләрен бирде.

8. Гармун – ул татар халкы тарихының аерылгысыз бер бизәге. Баулы районында гомер итүче Мәсәвих Мәҗитов, якыннарын гына түгел, райондашларыбызны да үзенең җыр-моңнары, гармун уйнавы белән сөендереп тора. Оста гармунчыны без социаль челтәрләр аша таптык.

9. Милли-мәдәни мирас елы кысаларында Татар Кандызы авыл китапханәсендә “Мирас” клубының чираттагы утырышы булып үтте. Әлеге кичә татар халкының традицион күңел ачу йолаларының берсе булган кич утыруга багышланды. Бәйрәмгә өлкән яшьтәге унлап кеше килде. Алар актив китап укучылар.

 

10.  7 нче апрель – Бөтендөнья сәламәтлек көне. Бу көн үз саулыгың турында кайгыртуга һәм төрле авыруларны искәртүгә багышланган көн.

Ссылка буенча карагыз: https://zen.yandex.ru/video/watch/62502f7d03b4707542fe75e0

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на телеграм-канал "Бавлы-информ"


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: #Бавлыинформ