"Хәбәрләр" - 4 ноябрь 2021 ел
"Хәбәрләр" тапшыруы.
Төп темалар:
1.Районның авыл хуҗалыклары малларны кышлату чорына керде. Җәй айлары коры булуга карамастан, запас мал азыгына кытлык булмас дип ышана терлекчелек өлкәсендә эшләүчеләр. Безнең төшерү төркеме “Хаҗиев” хуҗалыгында булып кайтты.
2. Баулы районында авыл халкы пай җирләре өчен түләү ала башлады. Җир өлешләре милекчеләренә аренда түләве төрле формаларда: акчалата, натураль һәм хезмәт күрсәтү рәвешендә бирелә.
3. Баулылар этнографик диктантта катнаша. Быел 3 ноябрьдән 7 ноябрьгә кадәр, офлайн һәм онлайн-форматта “Зур этнографик диктант-2021” халыкара акциясендә катнашырга мөмкин. Ул Халыклар бердәмлеге көне лозунгы белән уза. Әлеге чарадан баулылар да читтә калмый.
4. Соңгы атналарда коронавирус инфекциясенә каршы вакцина ясату белән бәйле таләпләр катгыйлану сәбәпле, Баулы районында прививка ясатучылар саны артуы күзәтелә, бигрәк тә авыл җирлекләрендә. Вакцина ясау буенча районда алдынгы урыннарда торучы Кызылъяр авылы фельдшер-акушерлык пунктында булып, вакцинация барышын күзәтеп кайттык.
5. Көн саен илебездә короновирус белән авыручылар саны арта бара. Татарстан Республикасында да коронавирус йоктыручылар саны һаман бар. Баулы районында нинди хәл күзәтелгәне алдагы минутларда.
6. 1998 елның 1 ноябрендә, нәкъ 23 ел элек, Баулыда шәһәрне төзекләндерү һәм яшелләндерү идарәсе оешып эшли башлаган. Чиста урамнар, матур чәчәк атучы клумбалар һәм кыш көне куркынычсыз юлларны әлеге оешма хезмәткәрләреннән башка күз алдына да китереп булмый.
7. Баулылар Бөтенроссия халык санын алуда актив катнаша. Ул 14 ноябрьгә кадәр дәвам итәчәк. Халык санын алуда 62 җанисәп алучы, 10 контролер, бер инструктор эшли. Халык санын алуда онлайн-форматта, стационар участокта катнашырга мөмкин, шулай ук исәпкә алучының өйгә килгәнен көтәргә дә була.
8. Баулы шахматчыларының каникуллары файдалы үтә. 1 нче балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбе базасында " Урра! Каникуллар! дип исемләнгән шахмат турниры булды. Чара Халыклар бердәмлеге көнен дә колачлады.
9. 4 нче ноябрь - Халыклар бердәмлеге көне. Шул уңайдан районда төрле чаралар үтте, алар арасында онлайн форматта үткәннәре дә бар. Мәсәлән, мәдәният йорты артистларының бәйрәм концертын Баулы тамашачысы онлайн рәвештә карады.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подписывайтесь на телеграм-канал "Бавлы-информ"
Нет комментариев