Бавлы-информ

Бавлинский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
БАВЛИНСКОЕ ТЕЛЕВИДЕНИЕ

"Хәбәрләр" - 3 март 2022 ел

Бүгенге чыгарылышта "Хәбәрләр" тапшыруы.

Бүгенге чыгарылышта: 

1. Татар Томбарлысы авылында Баулы районы башлыгы урынбасары Ринат Хәмидуллин катнашында халык җыены узды. Җыелыш алдыннан район җитәкчелеге авылның социаль объектларын карап чыкты.

2. Баулы районында язгы ташуны апрельнең беренче декадасында көтәләр – нәкъ шул чорда хәлнең катлаулы булу ихтималы зур. Районда 6 торак пунктка су басу куркынычы яный. Бу  - Шалты, Татар Кандызы, Кызылъяр, Татар Томбарлысы, Исергәп, Иске Чүте авыллары. Язгы ташу көчле булган очракта су басу зонасына әлеге торак пунктларда урнашкан  119 йорт, 337 кеше эләгергә мөмкин.  

3. Татар Кандызы авыл җирлегендә алты крестьян - фермер хуҗалыгы бар. Алар барлыгы 6 меңнән артык гектар җир эшкәртеп, көн күрә. Шулар арасында Таһирҗановларның гаилә фермалары да яхшы күрсәткечләр белән алга атлый.

4. Башка җан ияләре кебек үк балыклар да кислородсыз яши алмый. Кышкы чорда елга өслекләрендә калын боз катламы яткан вакытта Татарстан биоресурслар буенча дәүләт комитеты «Балык булсын» (“Рыбе быть») дигән республика күләм акциясен тормышка ашыруда ярдәм итә.

5.Илебездә яңа короновирус инфекциясе йоктыручылар саны һаман бар. Татарстан Республикасында, шул исәптән безнең районда да әлеге авыру очраклары әледән – әле ачыкланып тора. Бүгенге көндә нинди хәл күзәтелгәне алдагы минутларда.

6. Май чабу – Масленица атнасы дәвам итә. Бу иң туклыклы, ризыкларга бай, күңелле бәйрәмнәрнең берсе. Ул быел 28 нче февральдә башланып 6 нчы мартта тәмамланачак. Әлеге бәйрәмнең асылы – кышны озатып, язны каршылау. Ә менә әлеге бәйрәмнең иң тәмле сые – коймак-беленне һәр милләт кешесе үз итә. Коймак булган табын үзе бәйрәм төсен ала. Коймакны мичтә дә, газ плитәсендә һәм газ мичендә дә әзерләргә мөмкин. Ә без Баулыда яшәүче Римма Әхмәтовадан тәбикмәк пешерү серләрен белештек.

7.Баулының үзәк балалар китапханәсендә кечкенә китап сөючеләр   “Бөтендөнья кычкырып уку көне” нә кушылдылар. Март аеның беренче сишәмбесе - кычкырып китап уку көне буларак билгеләп үтелә.

8. Заманалар үзгәреп, инде Сабантуйларның да төрледән-төрлеләрен үткәрергә өйрәнеп беттек. Алар арасында язгы Сабан туе, җырчылар Сабан туе, хәтта Әбиләр Сабан туе да бар. Ә менә Татар Кандызы авылында яшәүчеләр кышкы Сабантуйга җыела. Кандызлар мондый бәйрәмне өченче ел рәттән үткәрәләр.

9. Язның беренче матур бәйрәме – 8 март – Хатын-кызлар көне якынлаша. Ир-атлар гүзәл затларга нинди бүләк әзерли, ә хатын-кызлар нәрсә көтә? Без бу турыда баулылардан сораштырырга булдык.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на телеграм-канал "Бавлы-информ"


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: #Бавлыинформ