Бавлы-информ

Бавлинский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
БАВЛИНСКОЕ ТЕЛЕВИДЕНИЕ

"Хәбәрләр" - 28 апрель 2022 ел

"Хәбәрләр" тапшыруының чираттагы чыгарылышы.

ТӨП ТЕМАЛАР: 

1. 26 апрель – халкыбызның  бөек шагыйре Габдулла Тукай туган көн. Бу көнне баулылар шигърият тантанасы буларак билгеләп үтә. Быел да Фәнис Яруллин һәйкәле янына әдәбият сөючеләр җыелды.

2. Баулы районының Татар Томбарлысы мәктәбендә татар теле һәм әдәбияты укытучыларының төбәкара семинар-киңәшмәсе үткәрелде. Анда Оренбург өлкәсе, Башкортстан республикасы, Ютазы районы һәм Баулы районыннан мәгариф хезмәткәрләре катнашты.

3. “Гаилә” балалар һәм яшүсмерләр приютында җылы очрашу узды. Эчтәлекле, шул ук вакытта җанлы очрашу Баулы татар халык театры администраторы Ләйлә Гафиятуллина инициативасы белән оештырыла.

4. “Хезмәткә дан” газетасын озак еллар дәвамында яздыручы райондашларыбыз бихисап. Ә менә Баулыда яшәүче Рим Хисамиев район газетасы белән 2009 елда, Оренбург өлкәсе Абдулино районыннан күченеп килгәннән соң, таныша. Шул еллардан бирле ул газетаның тугры дусты.

5. Баулының үзәк урамында 2015 елда якташыбыз Фәнис Яруллинга һәйкәл куелды. Шул көннән алып бик күп иҗади чаралар, очрашулар әлеге һәйкәл янында үтә. Сынчы Рәсим Шәрифуллин белән очрашу “Бөтенроссия тарихи урыннар һәм мәдәният һәйкәлләре турында кайгырту көне” акциясе кысаларында, Баулы шәһәренең 25 еллык юбилее уңаеннан да оештырылды. Анда өченче санлы мәктәп укучылары килде.

6. Баулының үзәк балалар китапханәсендә “Габдулла Тукайның әкиятләр дөньясы” дип исемләнгән квест оештырылды. Чара туган тел атналыгы кысаларында үтте. Анда шәһәрнең алтынчы мәктәбеннән алтынчы сыйныф укучылары килде.

7. Бөек Җиңү көненә багышланган әдәби циклны дәвам итәбез. Балалар бакчасында тәрбияләнүче нәниләр әлеге көн турында шигырьләр укый.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на телеграм-канал "Бавлы-информ"


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: #Бавлыинформ