"Хәбәрләр" - 23 июнь 2022 ел.
БАВЛИНСКОЕ ТЕЛЕВИДЕНИЕ

"Хәбәрләр" - 23 июнь 2022 ел.

Баулы телевидениесенең "Хәбәрләр" чыгарылышы.

–Баулыда күпкатлы йортлар, ишегаллары һәм юллар ремонты башланды.

– “Безнең ишегалды” капиталь төзекләндерү республика программасы кысаларында шәһәр буенча 2022 елда  25 ишегалдын төзекләндерү планлаштырылган. 

– 22 нче июнь көнне баулылар Җиңү һәм Хезмәт даны паркындагы мәңгелек ут янына митингка җыелды.

–22 июнь көнне кичке сигездә баулылар Мәңгелек ут янында «Хәтер шәме» мемориаль акциясенә җыелдылар.

– Татарстан атлы экспедиция узачак 12нче төбәк. Сәяхәтчеләр әлеге проектны Якутиянең Россия Федерация составына керүенә 390 ел тулуга багышладылар.

– Районның 10 мәктәбендә  хезмәт һәм ял итү лагерлары оештырылган. Баулының беренче санлы мәктәбендә дә укучылар практика үтә.

–  Баулыда "Рәшид Гилазов галереясы" ачылды. Аны оештыручылар-Санкт-Петербургта яшәүче рәссам Рәшит Гилазов һәм аның тормыш иптәше, якташыбыз, шагыйрә Халидә Гилазова.

– Баулыда яшәүче Эльмира Төхбәтуллина ирис чәчәкләре үстерү серләре белән уртаклашты.

–Һава торышы белән икенче санлы мәктәп укучысы Айзилә Кашапова таныштыра.



#Бавлы

Нет комментариев