Бавлы-информ

Бавлинский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
БАВЛИНСКОЕ ТЕЛЕВИДЕНИЕ

"Хәбәрләр" - 23 декабрь 2021 ел

Яңа чыгарылышта: "Хәбәрләр" тапшыруы.

Төп темалар: 

1. Баулыда Гоголь урамы, 7 адресы буенча урнашкан 32 фатирлы яңа йорт хуҗаларына ачкычлар тапшыру тантанасы булды. Яңа йортта ятим балалар һәм ата-ана каравыннан мәхрүм калган балалар, бюджет оешмалары хезмәткәрләре һәм районның күп балалы гаиләләре фатир алды. 2005 елдан бирле, «социаль ипотека» республика программасы гамәлдә булган чорда Баулы районында 10 күп фатирлы йорт төзелгән, аларда 394 гаилә торак шартларын яхшырткан. Яңа фатир алучыларның сөенечләрен безнең хәбәрчебез дә бүлеште.

2. Куйбышев урамындагы 7 нче санлы йортта яшәүчеләр көн саен диярлек авария-диспетчерлык хезмәтенә шалтырата. Мөрәҗәгатьләрнең сәбәбе-канализация торбаларының тыгылып калуы.

3.Татарстан буенча яңа коронавирус авыруын йоктыручылар саны кимүе күзәтелә. Шулай булса да, саклык чараларын күрү зарур. Бүгенге көндә нинди хәл күзәтелә? 

4. Баулының 2нче санлы мәктәбендә Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы уңаеннан йомгаклау концерты узды. Биредә төрле милләт халкының җыр-моңнары яңгырады.

5. 2021 ел – Республикада Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы дип игълан ителгән иде. Ел дәвамында районыбызда  әлеге уңайдан төрле чаралар узып торды. Аларда бигрәк тә мәктәп укучылары актив катнашты.

6. Шәһәрнең түбән өлешендә “Ватан” паркында Яңа ел чыршысын ачу тантанасы булды. Күппрофильле “Яшьләр дөньясы” үзәге театральләштерелгән әкияти тамаша белән бәйрәмгә килгән кунакларны каршы алдылар.

7. Баулы шәһәренең универсаль спорт залында 18 яшькә кадәрге яшүсмерләр арасында спорт көрәше (грек-рим көрәше) буенча Татарстан республикасы беренчелеге оештырылды. Анда бөтен Татарстаннан 130 дан артык яшь спортчы катнашты.

8. Декабрь – кыш ае булуга карамастан, аның беренче атналарында кар бөтенләй яумады диярлек. Соңгы берничә көндә табигатьтә аклык, хозурлык хаким итә.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на телеграм-канал "Бавлы-информ"


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев