Бавлы-информ

Бавлинский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
БАВЛИНСКОЕ ТЕЛЕВИДЕНИЕ

"Хәбәрләр" - 22 апрель 2021 ел

"Хәбәрләр" тапшыруы.

Бүгенге темалар:

- Быел Баулыда республика программасы кысаларында 10 күп фатирлы йорт капиталь төзекләндереләчәк. Көннәр җылыту белән йортларда ремонт эшләре башланды. Аның чираттагасы Горюнов урамы 5нче санлы йортта бара.

- Район кырларында язгы чәчү башланды. 22 апрельгә булган мәгълүмат буенча чәчү эшләре 1520 гектар мәйданда башкарылган. Кырларда эш ничек баруы белән безнең төшерү төркеме танышып кайтты.

- 22 апрельгә   Татарстанда коронавирус инфекциясен йоктыруның 37 яңа очрагы теркәлгән. Шуларның икесе Баулы районында. “ 12 кеше хастаханәләргә салынган, 25 кеше өйләрендә дәвалана” – диелә ТР сәламәтлек саклау министрлыгы хәбәрендә. Бүгенге көндә Татарстанда коронавирус йоктыручыларның гомуми саны 20170  кешегә җитте. Пандемия башланганнан бирле  17 263кеше, шул исәптән 29 ы узган тәүлектә сәламәтләнгән. Республика буенча 215133 кеше вакцинация  үткән, шулардан 129061 кеше вакцинаның икенче дозасын кадаткан.Баулы районында пандемия башланганнан алып авыруның 75 очрагы теркәлгән.

-“Баулы-информ” редакциясенең кайнар элемтә телефонына Исергәп авыл кешеләреннән шалтырату булды. Алар ничәмә-ничә еллар Совет урамындагы юлсыз тыкрык мәсьәләсен хәл итә алмый. Яз көннәрендә яңгырлар күп яуганда бу тирәдәге юллар кереп тә, чыгып та булмый. Тулырак алдагы минутларда.

- Татар Кандызы мәктәбендә регионара семинар оештырылды. Әлеге чара туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы кысаларында, шулай ук якташ шагыйрь Рәшит Әхмәтҗанов истәлегенә багышланды. Семинарда якын-тирә районнардан 60 лап кеше катнашты.

- Кечкенә чагыннан ук ятимлек, бераз үскәч тә язмыш аның башыннан сыйпамаган. Бүгенге сюжет герое Баулыда гомер итүче Бөек Ватан сугышы ветераны Халик Кәримов.

- Баулының 7нче санлы мәктәбендә “Иминлек тәгәрмәче” республика конкурсының муниципаль этабы узды. Мәктәпләрнең юл хәрәкәтенең яшь инспекторлары отрядлары арасында узган бәйгедә барлыгы 20 команда катнашты. Тулырак алдагы видеоязмада.

- Ел саен яз җиткәч Поповка авылы күленә җылы яклардан аккошлар әйләнеп кайта. Бүгенге көндә дә күл өсте ерактан ук ап-ак булып күренеп тора. Юл буеннан үтеп барган юлчылар да туктап әлеге сихри матурлыкка соклана. Хөрмәтле телевизор караучылар, сезгә дә әлеге хозурлыкны тәкъдим итәбез.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на телеграм-канал "Бавлы-информ"


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Бавлинское телевидение