Бавлы-информ

Бавлинский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
БАВЛИНСКОЕ ТЕЛЕВИДЕНИЕ

"Хәбәрләр" - 17 марта 2022 года

Баулы телевидениесенең яңа чыгарылышында: "Хәбәрләр" тапшыруы.

Бүгенге темалар: 

1.Татарстанда аерым категория гражданнар өчен коронавирус инфекциясенә каршы   мәҗбүри  вакцинацияләүне  гамәлдән чыгардылар.  Республиканың баш санитар табибы Марина Патяшина  махсус карарга кул куйды. Әлеге карар ковидтан мәҗбүри вакцинацияләнергә тиешле гражданнар категорияләре арасында күмәк иммунитет дәрәҗәсе 80 проценттан артып китүгә бәйле рәвештә кабул ителде.

2.Көн саен илебездә короновирус белән авыручылар саны арта бара. Татарстан Республикасында да коронавирус йоктыручылар саны һаман бар. Баулы районында нинди хәл күзәтелгәне алдагы минутларда.

3. Баулы шәһәре башкарма комитеты җитәкчесе Данияр Бакиров яз һәм җәй айларында кайбер төр транспорт хәрәкәтенең вакытлыча чикләнүе турындагы карарны имзалаган. Әлеге карар нигезендә, кайбер транспорт хәрәкәтенә вакытлыча чикләү кертелә.

4.Басу-кырларда әлегә калын кар ята. Бик тиздән язгы кыр эшләре башланыр. Көз көне кыр эшләре тәмамлангач, бар техника кышкылыкка машина-трактор гаражына урнаштырыла. Бүгенге көндә аларның күбесе “ялда”. Безнең төшерү төркеме “Берлек” хуҗалыгының машина-трактор мастерскоенда булып кайтты. 

5.20 мартта - халыкка көнкүреш хезмәте күрсәтү һәм торак-коммуналь хуҗалык хезмәткәрләре көне билгеләп үтелә. Шәһәр урамнарын гына түгел, шәһәр эчендәге йорт алларын да тәртиптә тоту мөһим. Моның белән торак-коммуналь хезмәт күрсәтүчеләр мәшгүль. Бүгенге язмабыз герое “Жилсервис” оешмасында эшләүче Радик Мөхәммәдиев. Әлеге оешмада ул 2005 елдан бирле хезмәт куя.

6.Теманы дәвам итеп. Ишегалды себерүчеләр, җыештыручылар, слесарьлар һәм башка күп кенә шундый һөнәр осталарыннан башка көнкүрешне күз алдына да китереп булмый.  «Наш двор» торак милекчеләре ширкәтендә барлыгы 23 кеше хезмәт куя. Аларның һәрберсе безнең тормышыбыз уңайлырак булсын өчен тырыша. Тулырак алдагы видеоязмада.

7.Поповка табиблык амбулаториясе җитәкчесе,  Татарстан Республикасының атказанган табибы Владимир Стешов   85 яшьлек юбилеен билгеләде. Үзенең хезмәт юлын ул Поповка участок хастаханәсендә баш табиб булып башлый. 24 ел дәвамында район үзәк хастаханәсен җитәкли.  Ә 1992 елда яңадан Поповка участок хастаханәсенә кайта. Владимир Стешов 62 ел гомерен сәламәтлек саклау өлкәсенә багышлаган һәм бүген дә игелекле хезмәтен дәвам итә.

8. Татар Кандызы авылында туып-үскән, бүгенге көндә дә шунда гомер итүче Саимә Сәмыйкова үзенең 90 яшен билгеләп үтте. Кызганычка каршы, ветеран үзенең юбилеен өендә каршылый алмады.

9. Быел үзе исән булса, баулылы Сәгадәт Газизҗан улы Әхмәтшинга 70 яшь тулган булыр иде. Ул баулылар күңеленә күпкырлы сәләт иясе, шагыйрь, рәссам, гармунчы буларак кереп калды. Бүгенге көндә аны “Хезмәткә дан” район газетасының җаваплы секретаре, тәрҗемәче, һәрвакыт алга карап эшләгән журналист буларак та сагынып искә алалар. Аның тормыш иптәше Дамия ханым аның тагын бер сәләте хакында бәян итте.

10. Баянчы, тальянчы, җырчы һәм рәссам... нәкъ менә шундый һөнәрләрне баулылы Зәйтүн Муллаянов үзендә туплаган. Бу хакта мәдәният йортының фойесында ясап куелган зур булмаган күргәзмәдә дә күрергә мөмкин иде. Ул гына да түгел, аның үзе иҗат иткән шигырьләре сәхнә аша тамашачыга җиткерелде.

11.Февраль-март айлары яшелчә, чәчәкләр орлыкларын чәчү вакыты. Бакчачылар инде күптән үсентеләр утырту белән мәшгүль. Үсентеләрне дөрес утырту, яхшы тәрбияләп үстерү уңышның бер сере. Урамда кар көртләре торса да баулылы Лида Карамаева фатирында яшел үсентеләр күкрәп үсеп утыра.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на телеграм-канал "Бавлы-информ"


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: #Бавлыинформ