"Хәбәрләр" - 15 апрель 2021 ел
"Хәбәрләр" тапшыруы.
Бүгенге темалар:
- Яз җиткәнен яратсалар да, язгы ташу чорын Яңа Шалты авылы халкы бик шомланып, борчылып кына каршы ала. Быел да бик күпләрнең йортларына, ишегалды һәм сарайларына ташу суы кергән.
- Баулы районы хуҗалыкларында 49 мең гектардан артык чәчүлек җирләре бар. Бүгенге көндә басуларда язгы кыр эшләре башланып килә, кайбер хуҗалыклар дым каплату, уҗымнарны тукландыру эшләренә керешкән.
- Районда беренчеләрдән булып кардан “Кызылъяр” хуҗалыгы кырлары ачыла. Бүгенге көндә анда уҗымнарны тукландыру эшләре башланган. Тулырак алдагы видеоязмада.
- 1 апрельдә Хәрби бурыч турындагы закон нигезендә Россия Кораллы Көчләренә язгы чакырылыш старт алды, ул 15 июльгә кадәр дәвам итәчәк. Баулы һәм Ютазы районнарыннан 26 хәрби хезмәткә алынучы егет китә. Баулы районында хәрби хезмәткә чакыру кампаниясе башлану белән булачак Ватанны саклаучыларны хөрмәтләү традициясе барлыкка килде. Тулырак мәгълүмат киләсе материалда.
- Коронавирус инфекциясен йоктыручылар саны кимүгә таба бара, шулай да саклану чаралары хакында онытмаска кирәк. Республика һәм район буенча бүгенге көн мәгълүматы алдагы минутларда.
- 17 апрельдә Россиядә Эчке эшләр органнары һәм эчке гаскәрләр ветераннары көне билгеләп үтелә. Россия Эчке эшләр министрлыгы системасының Баулы районы бүлекчәсе ветераннар Советында 50 дән артык кеше исәпләнә.
- Заманалар ничек кенә үзгәрсә дә, газета- журналларга язылу, китап укуны баулылар барыбер үз итә. Чөнки яңа гына типограграфиядә басылып чыккан газетаны кулга алуның “тәмен”, аны озак еллар яратып укыган кешеләр генә тоя аладыр. 5-15 апрель көннәрендә район газетасына 2021 нче елның икенче яртыеллыгына ташламалы бәя белән язылу декадасы булды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подписывайтесь на телеграм-канал "Бавлы-информ"
Нет комментариев