Бавлы-информ

Бавлинский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
БАВЛИНСКОЕ ТЕЛЕВИДЕНИЕ

"Хәбәрләр" - 14 апрель 2022 ел

"Хәбәрләр" тапшыруы.

Төп темалар: 

1. Язгы-кыр эшләренә вакыт җитте. Шушы көннәрдә аграрийлар кырларны тырматуга кереште, тиздән уҗымнарны тукландыру эшләре дә башланачак. Безнең төшерү төркеме “Игенче” хуҗалыгында булып, кыр эшләре белән танышып кайтты.

2. 1 апрельдән Россия Федерациясе кораллы көчләренә язгы чакырылыш башланды. Шәһәрнең хәрби комиссариатында Баулы районы хакимияте башлыгы Ильяс Гозәеров җитәкчелегендә  чакырылыш комиссиясе үз эшен башлады. Бу көнне чакырылыш комиссиясе алдына 40 тан артык егет басты.

3. Изге Рамазан ае дәвам итә. Ифтарлар шәһәр мәчетләрендә дә, авылларда да үткәрелә. Мөселман халкы изге айда изге гамәлләре белән берсен-берсе сөендерергә ашыга. Бүген Исергәп авылы халкы ураза ае башланганнан бирле  җиденче тапкыр ифтар мәҗлесенә җыелды. Бу юлы мәҗлес үткәрүне җирле "Ак калфак” татар хатын-кызлары оешмасы үз өстенә алган. Әлеге чара Идел буе Болгар дәүләтендә Ислам дине кабул ителүгә 1100 ел тулу уңаеннан да оештырылды.

4. Татарстанда, шул исәптән, үзебезнең Баулы районыннан чыкмый гына да ял итү өчен матур, истәлекле, тарихи урыннар байтак. Туристлар өчен табигать кочагындагы, кунак йортлары ягъни “Аулда Ял” этник глэмпинг үзәк форматында төзелгән корылмалар Исергәп авылында да барлыкка килде. Тиздән биредә экологик туризмны үз итүчеләр ял итә алачак.

5. Баулының дүртенче санлы гимназиясенең 4 “б” сыйныфы укучылары даими рәвештә район яңалыклары белән “Хезмәткә дан”, “Слава труду” газеталары аша танышып баралар. Барысы да сыйныф җитәкчесе Флюра Разетдинованың газетага язылып, сыйныфта укучыларга күрсәтүеннән башланган.

6. 1 апрельдән “Хезмәткә дан”га 2022 елның икенче яртыеллыгына язылу башланды. Ә 4 апрельдән 14 апрельгә кадәр “Абунә декадасы” үткәрелде. Абүнәче көне шәһәребезнең почта бүлекчәсендә узды. Тулырак алдагы видеоязмада.

7. Татарстан Республикасында, шул исәптән безнең районда да яңа коронавирус йоктыру очраклары әледән-әле ачыкланып тора. Бүгенге көндә нинди хәл күзәтелгәне алдагы минутларда.

 8. Баулыда яшәүче Разана Вәлитова курчаклар тегү белән мавыга. Аның әлеге һөнәре күпләрне сокландырырлык. Чөнки кул эшләре берсен-берсе беркайчан да кабатламыйлар.

9. Җиденче санлы мәктәп укучылары якташ язучылар иҗаты турында татар телендә булган фәнни ­­– эзләнү проект эшләрен якладылар. Районкүләм проект эшләрен яклау конференциясендә призлы урыннар яуладылар.

10. Укытучылар турында күпләр кырыс һәм җитди дип уйларга күнеккән.  Ләкин бу һәрвакытта да алай түгел. Кайбер укытучылар бик шаян һәм шук артистлар да булып чыга. Беренче санлы мәктәптә узган конкурс укытучыларны иҗади яктан ачты.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на телеграм-канал "Бавлы-информ"


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: #Бавлыинформ