Бавлы-информ

Бавлинский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
БАВЛИНСКОЕ ТЕЛЕВИДЕНИЕ

"Хәбәрләр" - 13 май 2021 ел

"Хәбәрләр" тапшыруы.

Бүгенге темалар:

- Бер ай буена Аллаһы Тәгаләнең ризалыгы өчен дип ураза тотканнан соң, мөселманнар өчен иң зур бәйрәмнәрнең берсе – Ураза гаете җитте, быел ул 13 майга туры килде. Бәйрәм чарасы Баулының шәһәр һәм авыл мәчетләрендә дә узды.

- Теманы дәвам итеп. Баулылар  Казан шәһәрендә узган республикакүләм ифтарда катнашты. Чарада Баулы районы башлыгы урынбасары Ринат Хәмидуллин һәм Әнвәр хәзрәт Хәмитов булып кайттылар. 

-  Баулыда “Безнең йорт” республика программасы  кысаларында күпфатирлы йорт ишегалларын төзекләндерү дәвам итә. Хәзерге вакытта өч ишегалдында эш кайный.

- Баулының Салих Сәйдәшев урамындагы 21-нче санлы йортта яшәүчеләр өмәгә чыктылар. Йорт каршындагы бакчада алар роза, астра, георгин, флокс һәм башка бик күп чәчәкләр үсентеләре утырттылар.

- 12 май – шәфкать туташлары көне. Алар һөнәри бәйрәмнәре көнендә дә хастаханәдә авырулар янында. Бүгенге язмабыз герое – 40 елга якын шәфкать туташы булып эшләүче Әнисә Юнысова.

- Кызылъяр авылында яшәүче тыл һәм хезмәт ветераны Гөлҗәннәт Таҗетдинова зур бәйрәмен – 90 яшьлек юбилеен билгеләп узды. Бүгенге көндә ул бер кызы, өч улы, 9 оныгы, 19 оныкчыгы хөрмәтендә гомер итә.

- Талпаннар иртә язда кышкы йокыдан уяна башлый һәм көзгә кадәр актив хәлдә кала. Бүгенге көндә Баулы районында талпаннардан барлыгы 15тән артык кеше зыян күргән. Ел саен җәмәгать урыннарында талпаннардан эшкәртү үткәрелә.

- Баулы яшьләре «Чиста чишмә» экологик акциясенә кушылды. Шәһәрнең иҗтимагый берләшмәләре активистлары шәһәрнең 27 микрорайонында урнашкан "Бәллүр чишмә"нең тирә-ягын чүп-чардан чистарттылар.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на телеграм-канал "Бавлы-информ"


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: #Бавлыинформ