Бавлы-информ

Бавлинский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
БАВЛИНСКОЕ ТЕЛЕВИДЕНИЕ

"Хәбәрләр" - 11 ноябрь 2021 ел

Бүгенге эфирда "Хәбәрләр" тапшыруын карагыз.

Төп темалар: 

1.Районның алдынгыларыннан берсе  - “Берлек” хуҗалыгы кышлату сезонына әзер. Хуҗалык җитәкчесе Зөфәр Җәләев сүзләренчә, һәр ирешелгән уңышлы эш – ул уртак хезмәтнең тырыш нәтиҗәсе.

2. Бөтенроссия халык санын алуның соңгы атнасы бара. Баулылар җанисәп алуда 14 ноябрьгә кадәр катнаша ала.   Халык санын алуда онлайн-форматта, стационар участокта катнашырга мөмкин, шулай ук исәпкә алучының өйгә килгәнен көтәргә дә була.

3. Беренче Май урамында гомер итүче Гөлчәчәк Хөснуллина үзенең 90 яшен билгеләп үтте. Аны тәбрик итәргә дип, эшләп лаеклы ялга чыккан эш урыныннан хезмәттәшләре, балалары,оныклары җыелды.

4. Көн саен илебездә короновирус белән авыручылар саны арта бара. Татарстан Республикасында да коронавирус белән авыручылар һаман кимеми.

5. 14 ноябрьдә Халыкара логопед көне билгеләп үтелә. Бу һөнәрне ун елдан артык элек шәһәрдәшебез Светлана Лукьянова сайлаган. Баулының «Алтынчәч» балалар бакчасында тәрбияләнүчеләрнең сөйләм дефектларын төзәтүче логопед турында алдагы сюжетыбызда карагыз.

6. Кәгазь хатлар язу үткәнебезгә китте. Дөнья иңләп смс, ммс һәм электрон хатлар йөри. Кәгазь хат язуның матур традициясен яңадан торгызу өчен, бәйрәм уйлап тапканнар. Кәгазь хатлар язу көне ел саен 11 ноябрьдә билгеләп үтелә. Кеше язган хатны укырга ярамый дисәләр дә, икенче санлы мәктәп укучыларының хатларын тыңлап карыйк.

7. Сәнгатьнең, мавыгуның төрләре бик күп. Соңгы елларда оригами – кәгазьдән уенчыклар, картиналар ясау сәнгате киң таралды һәм популярлашты. Әлеге шөгыль безгә Япониядән килгән. Нәкъ менә бүген әлеге сәнгать туган көн.

8. Үзәк китапханәдә “Җәлил укулары” халыкара әдәби бәйгесенең район этабы узды.Узган ел әлеге бәйгедә 100 гә якын бала катнашкан булса, быел аларның саны 200 гә җиткән. Бәйге барлык тәлапләрне үтәп, онлайн форматта үтте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на телеграм-канал "Бавлы-информ"


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: #Бавлыинформ