Бавлы-информ

Бавлинский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
БАВЛИНСКОЕ ТЕЛЕВИДЕНИЕ

"Хәбәрләр" - 10 февраль 2022 ел

"Хәбәрләр" тапшыруы.

Төп темалар: 

1. Коммуналь хезмәтләр өчен квитанцияләрдәге кайбер пунктлар яшәүчеләр өчен аңлашылып бетми. “Баулы-информ” редакциясенә Пушкин урамында яшәүче күпфатирлы йорт хуҗасы мөрәҗәгать итте. Ул квитанциядәге кайбер аерым пунктлар буенча аңлатма алырга булышуны үтенде.

2. Авылда яшәргә һәм эшләргә калучы яшьләр аз түгел. Мондый гаилә Баулы районының Шарай авылында яши. Октябрьский шәһәреннән авылга кайткан Евгений Гудковлар гаиләсе, шәхси хуҗалык белән шөгыльләнергә карар кылалар. 2019 елда мини-фермаларын төзиләр.

3. Илебездә яңа короновирус инфекциясе йоктыручылар саны һаман арта. Татарстан Республикасында, шул исәптән безнең районда да әлеге авыру очраклары әледән – әле ачыкланып тора. Бүгенге көндә нинди хәл күзәтелгәне алдагы минутларда.

4. Бүгенге көндә дә борынгы йола, кул эшләрен буыннан –буынга тапшырып калдыручылар бар. Алексеевка авылында яшәүче Ирина Мурзакова шундыйлардан. Чабата ясау остасы үзенең гади булмаган тормыш юлы һәм чабаталар үрү серләре белән дә бүлеште.

5. Халык шагыйре, Муса Җәлил, Габдулла Тукай исемендәге дәүләт бүләкләре лауреаты Фәнис Яруллинга үзе исән булса, 84 яшь тулган булыр иде. Шул уңайдан Баулы районында төрле чаралар, хәтер кичәләре оештырылды.

6. Бүгенге замана кешесе интернетсыз бер генә көнне дә күз алдына китерә алмый. Аннан башка тормыш тукталып калгандай була. Февраль аенда Бөтендөнья куркынычсыз интернет көне дә билгеләп үтелә. Шул ук интернет чыганаклар мәгълүматы буенча Россиядә 110 миллионнан артык интернет кулланучы бар икән. 2022 нче ел Татарстанда цифрлаштыру елы дип игълан ителү дә юкка түгел.

7. Башкортстан Республикасының Салават шәһәренде 1 февральдән 8 февральгә кадәр 2009-2010 елларда туган егетләр арасында «Алтын алка» Ботенроссия турнирларының финал ярышлары утте. Безнең “ Девон” хоккей командасы әлеге ярышларда уңышлы гына чыгыш ясап, икенче урынга лаек булды. Спортчы егетләрне каршы алырга әти-әниләре, спорт сарае хезмәткәрләре җыелган иде. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на телеграм-канал "Бавлы-информ"


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: #Бавлыинформ