Эфир от 1.11.2019
Баулы телевидениесенең бүгенге чыгарылышында "Хәбәрләр" һәм "Музыкаль бүләк" тапшырулары.
Төп темалар:
- Баулыда авыл хуҗалыгы сезонына йомгак ясау һәм тармакның иң яхшы хезмәтчәннәрен хөрмәтләү тантанасы узды.
- Көнбагыш культурасы быел аеруча уңган. Баулы районы кырларында ул быел барлыгы 1375 гектар мәйданда үстерелгән.
- Баулы районының Татар Кандызы һәм Кырымсарай авыл җирлекләре грант откан.
- Мортаза авылы урамнарында яктырткычлар куелды - биредә хәзер якты һәм күңелле булып китте.
- Баулылар үзмәшгульлек программасында катнаша. Надежда Сәхипгәрәева шундыйларның берсе - ул тегүчелек белән шөгыльләнә.
- Шәһәрдә уку урыннары ярминкәсе үтте. Булачак абитуриентларны үзләренең уку йортлары белән таныштырырга биш институт һәм университет укытучылары килде.
- 27нче микрорайоннан шәһәргә илтүче юл һәм күпер асты чүпкә баткан.
- Муса Җәлил исемендәге мәдәният йорты сәхнәсендә Әлмәт музыка көллиятенең халык сәнгать иҗаты бүлеге студенты Илмира Мәҗитованың “Туй” диплом спектакле күрсәтелде.
- Яңа иҗат сезоны ачык - җирле артистлар зур концерт оештырды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подписывайтесь на телеграм-канал "Бавлы-информ"
Нет комментариев