Бавлы-информ

Баулы районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Баулы телевидениесе

Хәбәрләр (4 август 2015 ел)

Төп темалар:

- Татарстан лидеры Рөстәм Миңнеханов соңгы ике атнада, урып-җыю кампаниясенең барышын контрольдә тоту максаты белән республика районнары кырлары өстеннән оча. Баулы районында урак барышы һәм республика президент программалары тормышка ашырылу турында/

- Эшлекле дүшәнбе җитәкче кадрларда үзгәрешләрне игълан итүдән башланды. Александровка авыл җирлеге башлыгы һәм башкарма комитеты җитәкчесе Александр Гарсков вакытыннан алда отставкага китү сәбәпле, авыл җирлеге башкарма комитеты вазыйфасын вакытлыча башкаручы итеп Илнар Вәлиев билгеләнде.

- Узган атнада Поповка авылында Татарстан Республикасы президенты программасы нигезендә участок ветеринария пункты төзелеп бетеп, кулланышка тапшырылды. Баулыда бу шундый икенче ветеринар пункт. Алдагы минутларда бинаның тантаналы ачылыш мизгелләре.

- Быел Баулы районының Татар Кандызы кырларында уңыш яхшырак. Бу хакта район башлыгы Рамил Гатиятуллин басуларны әйләнеп чыкканнан соң белдерде. Тулырак алдагы видеоязмада.

- Шушы көннәрдә дәүләт ярдәме тарафыннан Татар Кандызы авылындагы бер гаилә терлекчелек фермасына каты өслек белән юл салу эшләре башлаган. Авыл башында урнашкан фермага керү юлының озынлыгы 300 метрга якын.

- Үткән атнада 14 яше тулган 16 райондашыбызга паспорт тапшырылды.

- Йортларны төзекләндерү, ишегалларын, йорт арасындагы юлларны тәртипкә китерү максаттынан халыкка хезмәт күрсәтү оешмалары һәм идарәче компания вәкилләре, район җитәкчеләре катнашындагы җыелышлар үткәрә. Шундый җыелышның чираттагысы Куйбышев урамы 3 нче, 5 нче, 7 нче санлы йортларда яшәүчеләр белән узды.

- Күптән түгел генә Әлмәт шәһәрендә республиканың көньяк - көнчыгыш район гармунчылары катнашында "Уйнагыз, гармуннар" фестивале булып узды. Әлеге чарада Баулы районының "Тальянка" гармунчылар ансамбле чыгыш ясады.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев