Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Баулы телевидениесе

Хәбәрләр (27 октябрь 2015 ел)

Төп темалар:

- Яңа атна эшлекле дүшәмбедән башланды.

- Октябрь аенда авыл хуҗалыгы һәм эшкәртү сәнәгате хезмәтчәннәренең һөнәри бәйрәмнәре тантаналы төстә билгеләп үтелә. Муса Җәлил исемендәге мәдәният йортында алдынгы авыл хезмәтчәннәрен котладылар. Чарада безнең төшерү төркеме дә булып кайтты.

- Баулыда сәүдә-сәнәгать үзәге ачылды. Аның мәйданында авыл хуҗалыгы ярминкәсе үткәрелде. Биредә барлык көнкүреш товарларын да сатып алырга мөмкин иде.

- Татар халкында : "Чанаңны кышка җәйдән әзерлә" дигән мәкаль бар. Бу сүз аеруча коммуналь хезмәт күрсәтүчеләргә кагыла. Без Баулының 27 нче микрорайонына коммуналь хезмәт күрсәтүче "Наш двор" торак милекчеләр идарәсенең кышка әзерлеге, оешма эшчәнлеге белән танышып кайттык.

- Баулының 4 нче санлы татар гимназиясендә, 1-4 нче сыйныф укучыларына мәдәният министры тарафыннан чыгарылган "Укучының мәдәни көндәлеге"н тапшырдылар.

- "Девон" боз сараенда 2001 нче елгы яшүсмерләр арасында хоккей буенча ярышлар узды. Баулының "Девон" командасы Менделеевск шәһәренең "Айсберг" хоккей командасы белән очрашты.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев