Бавлы-информ

Баулы районы

16+
Рус Тат
Һава торышы

Халидә Гыйләҗева: “Безне кан тарта”

27 гыйнвар – Россиянең Хәрби дан көне – совет гаскәрләре тарафыннан Ленинградны немец-фашист гаскәрләре блокадасыннан тулысынча азат итү көне

Ленинградны блокададан азат итүдә Баулы районыннан да хәрбиләр катнашкан. Алар арасында Нуриман Йосыф улы Ганиев та бар иде. Ветеран турындагы истәлекләрне аның кызы, шагыйрә Халидә Гыйләҗева сөйләде.
Ленинград – дөнья һәм кешелек тарихында 900 көнлек чолганышка түзә алган бердәнбер шәһәр. Ленинград блокадасы 872 көн дәвам иткән һәм кешелек тарихында иң канкойгыч вакыйга булып уелып калган.
Ленинградны блокададан азат итүдә Баулы районыннан да хәрбиләр катнашкан. Алар арасында Нуриман Йосыф улы Ганиев та бар. Ул 1920 елда Салих авылында туа. 1938 елдан Совет Армиясе сафларында Монголиядә хезмәт итә. Монголиядә хезмәт иткән чорда гер күтәрү буенча чемпион була. Бөек Ватан сугышы башлангач, Монголиядән Ленинград өлкәсенә күчерелә, анда хәрби машина йөртүчеләрнең ашыгыч курсларын һәм танк йөртүче курсларын тәмамлый. 1942-1943 елларда Мга районында Синявино линиясенең алгы кырыенда сугышларда катнаша.
Халидә Гыйләҗева әтисенең батырлыклары турында горурланып сөйли. Совет солдатларының ватанпәрвәрлеген үсеп килүче буын да белергә тиеш.
– Якынча ун ел элек миңа волонтёрлар мөрәҗәгать итте, алар әти сугышкан бөтен экипажны Советлар Союзы Герое бүләгенә әзерләгәннәр, дигән документлар таптылар. Ә бу исем үлгәннән соң командирга гына бирелгән, – дип сөйләде ул. – Бу вакыйганы сөйләсәк, ул болай: 1942 елның көзендәге сугышларның берсендә әти яралана, әмма хәрби сафта кала. Ленинград блокадасын өзгәндә аның полкы дошман гаскәрләре камалышына эләгә. Командир һәм полкның төп составы һәлак була. Шул чагында Нуриман Ганиев исән калган танк белән командалык итүне үз өстенә ала. Тигез булмаган сугышта әти идарә иткән Т-134 танкына һөҗүм була. Ул күп санлы кыйпылчыклы җәрәхәтләр ала – башы, ике кулы, аяклары, гәүдәсе һәм муены яралана. Бу хәлдә ул өч тәүлек сугыш кырында, үлгән солдатлар арасында яткан. Анда үзебезнекеләрнең дә, дошманнарның гәүдәләре дә булган. 18 гыйнварда аны санитарлар күреп ала һәм Ладога күле аша хәрби-кыр госпиталенә китерәләр, аннары аны Васильев утравына, Санкт-Петербургтагы Отта исемендәге фәнни-тикшеренү институтына күчерәләр. Анда ул бик авыр операцияләр кичерә, ләкин исән кала, ул вакытта аңа нибары 22 яшь була.
Фронттан күпләр инвалид булып туган якларына әйләнеп кайта. Нуриман Ганиевка туган ягына мәхәббәт, аның тирәсендәге якын кешеләре көч һәм ышаныч биргәннәр. Алар арасында аның булачак тормыш иптәше Хәдичә дә була. Халидә Гыйләҗева бу хакта да истәлекләре белән уртаклашты.
– Мин бала чагымда ук ишеткән сөйләшүләрне искә төшерәм. Әти белән әни Салих мәктәбендә укыганнар. Әни өч яшькә кечкенәрәк булган. Әти, алтынчы сыйныфтан бирле гел аны кайгыртып йөргән, аның тирәсендә булырга тырышкан. Әнине бик ярата идем дип гел сөйли иде ул, – ди Халидә ханым. – Ул вакытларда фронттан бик күпләр гарипләнеп кайткан. Әлбәттә инде, әниебез янында сау-сәламәт кайткан егетләр дә булган. Егетенең кулсыз булуына карамастан, ул әтине сайлаган. Аларның мәхәббәте бик зур булгандыр, дип уйлыйм. Әти, гомере буе әнигә мактау сүзләре әйтеп, һәрвакыт үзенең бик бәхетле кеше булуын кабатлап яшәде. Аларның инде бишенче баласы тугач (әни яклап) әбигә әтинең әйткән сүзләре шул булган, имеш, хәзер инде Хәдичә аннан беркая да китмәячәк. Озакламый алтынчы бала да туган. Алты баланың дүртесе бүгенге көндә Питерда яшибез. Халык әйтемендәгечә, безне бирегә кан тарта. Кечкенәдән үк мин әтиемнең Васильевский Ленинград, Васильевский утравы турында гел сөйләгәнен ишетеп үстем. Ләкин вакытлар узу белән мин үзем дә биредә яшәрмен дип һич тә уйламаган идем. Без Васильев утравында 1974 елдан бирле яшибез. Васильев утравы мәктәпләрендә балаларга белем бирермен дип тә уйламаган идем. Әтиемнең сул кулын монда, Васильев утравында Отта институтында ампутацияләгән булганнар икән. Бу – гинекология институты, әмма сугыш вакытында аны хәрби госпитальгә әйләндергәннәр. Һәм әти монда дәваланган, бик күп операцияләр кичергән, нәтиҗәдә, әйткәнемчә, аның кулын ампутацияләгәннәр. 1975 елда мин шул ук бинада улым Русланны таптым. Ә әтинең анда дәвалануын без күптән түгел Ленинград–Санкт-Петербург архивы аша белдек.
Гыйләҗевлар архивында сугыш ветераны Нуриман Йосыф улы Ганиевның күп санлы фоторәсемнәре, документлары һәм бүләкләре саклана. Балалары аның турында оныкларына, оныкчыкларына сөйләп торалар. Ул шулай ук “Ленинградны саклаган өчен” медале белән бүләкләнгән булган.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев