Интертаттан 10 сентябрьгә һава торышы һәм ай календаре
10 сентябрь. Татарстанда алмашынучан болытлы һава. Урыны белән яшенле яңгыр. Төнлә һәм иртән томан. Төнлә һава температурасы +6..+11º, көндез +15..+20º градус.
10 сентябрь
Яңа ай. Ай 18.20 сәгатькә кадәр Кыз йолдызлыгында, аннары - Үлчәү йолдызлыгында.
Яшелчә бакчасы
Бүген утырту һәм күчереп утырту эшләре башкармаска киңәш ителә. Яшелчәләрне тозлау өчен дә уңай көн түгел. Теплица һәм парниктагы яшелчәләрне җыеп алырга кирәк.
Чәчәк түтәле
Кышламаучы күпьеллык чәчәкләрне казып алу эшләрен башкарырга була.
Җиләк-җимеш бакчасы
Кура җиләген, карлыганны, крыжовникны яшәртү, формалаштыру өчен сабакларын кисәргә кирәк. Авыру һәм уңыш бирми торган агачларны һәм куакларны кисәргә кирәк.
Бу хакта тулырак: https://intertat.tatar/hawa_toryshy/intertattan-10-sentyabrga-ava-toryshy-m-ay-kalendare-/
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев